9 май - ил тарихында иң әһәмиятле көн. 2025 елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу мөһим вакыйга һәм сугыш геройлары турындагы хәтер илебезнең һәр кешесе йөрәгендә саклана. Клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында, хәрби һәм гражданлык авиациясендә хезмәт иткән Вәлиев Рафаэль Халик улы легендар совет очучысы Михаил Девятаев язмышы турында сөйләде. Аның фашистлар әсирлегеннән батырларча качуы кино кебек: гомерен куркыныч астына куеп, ул үзенә һәм әсирлектәге тугыз иптәшенә азатлык бирүче, шулай ук «Яшерен» грифы астында документларны совет хөкүмәтенә тапшыручы. Утырышта катнашучылар аның тормышындагы күп кенә кызыклы һәм мөһим вакыйгалар турында ишеттеләр, фикерләре белән уртаклаштылар.
29 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда Тимершык авылында туып, бүгенге көндә дә туган авылында яшәп, иҗат итүче якташыбыз, рәссам Марат Наил улы Габтрахимовның 60 еллык юбилеена багышланган шәхси күргәзмә ачылды. Ачылышта Россия рәссамнәр берлеге идарәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академиг, якташыбыз Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев, Марат Наил улының гаиләсе, хезмәттәшләре, укытучылары һәм сәнгать сөюче райондашларыбыз катнашты. Саба туган якны өйрәнү музеендагы әлеге күргәзмәне 12 майга кадәр күрергә мөмкин булачак.
1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында коточкыч һәлакәт була. 39 ел вакыт узса да, бу көн кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакәттән коткарып калучылар алдындагы бурычыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге вакыйга уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен «Чернобыль – безнең хәтердә» дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Әлеге чараның максаты укучыларга Чернобыль фаҗигасе турында сөйләү, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик тәрбия формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү булды.
Вакыт хакимлек итми торган вакыйгалар бар, һәм еллар үткәнгә никадәр ерак китсә, аларның бөеклеге шулкадәр ачыграк була бара. Бөек Ватан сугышы әнә шундый вакыйгалар исәбендә. "Туган якны өйрәну" клубында катнашучыларның чираттагы утырышында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында түгәрәк өстәл үткәрелде. Тылда хезмәт куйганнарның тормышы турында, олы хөрмәт белән искә алынды.
Ышаныч телефоны нинди дә булса кыенлыклар кичергән кешегә шалтыратып рус яки татар телендә ярдәм күрсәтү, аңларга һәм кабул ителергә, катлаулы вәзгыятьне тынычрак хәлдә, психологлар күзлегеннән чыгып аңларга мөмкинлек бирә. Ышаныч телефоны һәр кеше өчен ачык. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел. Теләсә кайсы кеше кабул ителергә, тыңланырга һәм ярдәм алырга хокуклы. Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар һәм укытучылар өчен әлеге тема буенча мәгълүмат сәгате оештырылды, тагын бер кат әлеге телефон турында мәгълүматлар яңартылды.
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач савытларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 1 класс укучылары бизәкләрне кызыксынып карадылар, агачка рәсем ясау ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнашты һәм өйләренә үз куллары белән буяп эшләнгән савытларны алып кайтып киттеләр.
Рамазан ае уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба җәмигъ мәчетенә дин сабаклары алырга йөрүче мөслимәләр белән Ислам һәм татар дөньясында хатын-кыз дигән темага очрашу-әңгәмә үтте. Хатын-кызның тормышта, диндәге роле, гаилә тәрбиясендә тоткан урыны турында фикер алыштылар.
Татар-мөселманнарның үзенә күрә уникаль иҗтимагый институты бар, ул тарих дәвамында динне саклап калырга гына түгел, аны яшь буынга тапшырырга да ярдәм иткән, шуның белән Исламда югары бәяләнгән белем бирү процессын дәвам иткән. Сүз ислам динен саклаган, аны буыннан-буынга тапшырган, яшь кызларны татар һәм гарәп телләренә өйрәткән, намаз укырга һәм шәригать нормаларын үтәргә өйрәткән хатын-кызлар турында бара. Татарлар арасында андый хатын-кызлар аз булмаган: алар мәдрәсә ачканнар, яшьләр арасында белем таратуны яклаганнар, булачак мөгаллимнәрне укытканнар һәм тәрбияләгәннәр. Татарлар, ислам дөньясында тирән эз калдырган әлеге тарихи шәхесләр дә барланды.
2025 елның 19 февраленнән Саба туган якны өйрәнү музее яңа бинага күчеп, үзенең эшчәнлеген яңа форматта башлап җибәрде. Бирегә килеп сез районыбызның үткәнен, бүгенгесен күреп, киләчәгенә сәяхәт кыла аласыз. Тарихыбызны яңа компюетр технологияләре, заманча күзлектән күрер, өйрәнер өчен музеебызга рәхим итегез!
Экскурсовод белән күзәтү экскурсиясе (5D кинотеатр һәм иммерсив бүлмә)-300 сум.
Индивидуаль экскурсия - 200 сум.
(Түләү ысуллары: банк картасы, Пушкин картасы)
Экскурсияләр үткәрү вакыты:
ДШ – ҖМ: 9:00, 10:30, 12:00, 14:00, 15:30, 17:00
ШМ: 9:00, 10:30, 12:00, 14:00
АЛДАН ЯЗЫЛУ БУЕНЧА
Тел:8(84362) 2-55-00
Адрес: ТР, Саба районы, Байлар Сабасы, З. Йосыпов ур., 30 нчы йорт.
Саба туган якны өйрәнү музеена, безнең чакыруыбызны кабул итеп, якташыбыз, Бөек Ватан сугышында Дан орденының тулы кавалеры булган Килдебәк авылы егете Корбангали Тимергалиевның оныклары, туганнары кайтты. Алай гына да түгел, безнең музей фондына күп кенә кыйммәтле экспонатлар алып кайттылар һәм бүләк иттеләр.
Февраль ае хәрби-патриотик ай, Батырлык ае буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу үткәрелде.
Ветераннарыбыз өчен Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган махсус күргәзмә белән танышу, музей буйлап сәяхәт үткәрелде. Бөек Ватан, Әфганстан сугашларына багышланган экспозицияләргә аерым тукталып, видеоязмалар каралды, яу кырында ятып калган батыр сугышчыларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Очрашу түгәрәк өстәл артында сугыш хәтирәләрен, ветераннарыбызның музейга тапшырырлык шәхси атрибутларын барлау белән дәвам итте. Әфганчылар Советы рәисе Илшат Зиннур улы Ахметшин үзенең сугыш юлын үткән шәхси әйберләрен музеебызга тапшырды.