Электр җиһазларыннан файдаланганда:
Ел башыннан (11.02.2026) Татарстан Республикасы территориясендә 351 янгын теркәлгән (үсеш 13,6% ), аларда 22 кеше һәлак булган (үсеш 83,3% яки 10 кешегә күбрәк). 19 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган (11,8% ка яки 2 кешегә үсеш).
Иске Икшермә авыл җирлеге спорт тормышы
2026 елда Татарстан Республикасы территориясендә янгыннар һәм аларда кешеләрнең һәлак булуы белән бәйле хәл
Урамда йөргәндә игътибарлырак булыгыз!
Бакчабызда халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан искиткеч күркәм һәм эчтәлекле искә алу кичәсе үткәрелде. Чара барышында тәрбияләнүчеләребез шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштылар: Муса Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләрен сәхнәләштерделәр, аның үлемсез шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә аеруча җанлы үтте, чөнки ул татар халык уеннары белән үрелеп барды. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм каһарманлыгы турындагы мәгълүматлар балалар күңелендә соклану хисләре уятты. Тәрбияләнүчеләребез бистәбезнең Муса Җәлил исемен йөртүе үзе бер горурлык икәнен дә аңладылар.
Бу чараны югары дәрәҗәдә, чын осталык белән оештырган тәрбиячеләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Сез балалар күңеленә матурлык һәм туган телгә мәхәббәт орлыклары чәчәсез. Мондый педагоглар булганда, безнең бөек әдипләребезнең исеме мәңге онытылмас, ә аларның иҗаты буыннардан-буыннарга кадерле мирас булып күчәр.
Һава шартларының даими үзгәрүе, шулай ук явым-төшемнәрнең күп явуы сәбәпле, бина һәм корылмаларның түбәләреннән кар төшүен һәм бозлавыкларны булдырмау, шулай ук авария хәлләрен һәм бәхетсезлек очракларын искәртү максатларында ТР Алабуга муниципаль районы администрациясе карны, боз сөңгеләрен һәм түбәләрдәге бозлавыкларны вакытында җыеп алу кирәклеге турында искә төшерә
12 февральдә Лесхоз бистәсендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чаңгы ярышлары буенча чемпионат узды. Интернатыбыздан активистларыбыз Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович һәм Ермалаева Светлана Ивановна катнаштылар, алар призлы урыннар алдылар.