ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2026 ел
шимбә

Олы Арташ башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары очен «Сау бул Әлифба» бэйрэме уткэрелде. Укучылар бэйрэмдэ шигырьлэр сойлэделэр, матур жырлар жырладылар, биеделэр хэм «Белем доньясы» тукталышында узлэренен белемнэрен сынадылар. Укучыларга хэм сыйныф житэкчесе Сиринэ Рафаилевнага алга таба да зур унышлар телибез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2026 елның 14 февралендә Никахлашу сараенда Марсель белән Юлия Хәйруллиннар никахларын теркәгәннәр.

10 февральдә Саба районы мәдәният йортында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп” район халык иҗаты фестиваленең йомгаклау концерты булды. Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Сугыш еллары реликвияләре"күргәзмәсендә катнаштылар.Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары Гыйматова Мәйшәрәф һәм Габделкәви (аларның кызы Королева Савия Кавиевна чыгыш ясады), сугыш хәрәкәтләре ветераны (Сирия,Чечня,СВО) Мәүлетов Флоридның шәхси әйберләре,фоторәсемнәре, бүләкләре, газета-журналлардан мәкаләләре тәкъдим ителде.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

14 февраль-гашыйклар өчен гадәти булмаган көн. Әгәр дә аны ир белән хатын булуның хәлиткеч карары белән бергә кушсаң, бәйрәм ел саен үзенчәлекле булачак. 5 яшь пар нәкъ шулай эшләгән дә инде.

5 февраль көнне Иштуган мәдәният йортында «Россия халыклары» исемле мавыктыргыч уен-викторина узды. Викторина Россия халыклары бердәмлеге елы — 2026 уңаеннан үткәрелде. Аның төп максаты-балаларны илебезнең бай мәдәни мирасы белән таныштыру, Россия территориясендә яшәүче халыкларның никадәр күптөрле һәм үзенчәлекле булуын күрсәтү. Әлеге чара барышында балалар уен формасында Ватаныбыз тарихы, аның тарихындагы төп вакыйгаларның берсе һәм Россиянең күпмилләтле булуы белән таныша алдылар. Алып баручы үткәнгә мавыктыргыч сәяхәт уздырды, Болганчык вакыт , Минин һәм Пожарский батырлыклары турында искә төшерде.Әңгәмә барышында балалар илебезнең нинди зур һәм күпмилләтле булуын белделәр. Алар викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, Ватан һәм дуслык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Викторина атмосферасы чын-чынлап җылы һәм дустанә иде.Балалар энтузиазм белән уенга кушылдылар, үз белемнәре белән уртаклаштылар һәм үзләре өчен ниндидер яңалык ачтылар.Якты хисләр, көлү һәм җанлы фикер алышулар Россия халыкларының бердәмлеге һәм күптөрлелеге темасының илебезнең иң кечкенә гражданнарына да якын һәм аңлаешлы булуын раслады.

 

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

 

3 февраль көнне Иштуган мәдәният йортында ата-аналар комитетларының ел саен үткәрелә торган «Тату сыйныф серләре»республика конкурсының район зона этабы булып узды. Конкурста ата-аналарның һәм балаларның иң дус һәм актив 4 командасы катнашты: Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе ,Шәмәрдәннең "Рост"лицее, Евлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе.Барлык командалар да өч конкурс сынавын уңышлы үттеләр һәм бердәмлек, иҗадилык,артистлык  сәләтләрен күрсәттеләр.Командалар жюрины да, тамашачыларны да киемнәре, күңелле һәм оригиналь чыгышлары, уйланылган идеяләре белән гаҗәпләндерделәр.Конкурста катнашучылар тату сыйныфның сере балаларның ,класс җитәкчесен һәм ата-аналарның бердәм булуында, бергәләп эшчәнлек алып баруында икәнен күрсәттеләр.Шулай ук тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән Иштуган мәктәбенең бию һәм вокал коллективлары да сөендерде.

 

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Урамда игътибарлырак булыгыз!

Түбәдә җыелган кар массасының төшүе бик куркыныч!

Сак булыгыз, кар!

1 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Начар сүзләр вирусы»дигән тематик программа үткәрделәр. Кешене танып белүнең иң ышанычлы ысулы-аның ничек сөйләгәненә колак салу. Чөнки тел аның кешелек сыйфатларының һәм мәдәниятенең төгәл күрсәткече булып тора. Беркемгә дә сер түгел, студентлар үз сөйләмендә еш кына «паразит сүзләр», «буш сүзләр», телне пычратучы жаргон сүзләрен кулланалар. Ә аларның матур итеп сөйләгәннәрен ишетәсе килә. Яшьләр сөйләмендәге начар сүзләр-еш кына бәйсезлек чагылышы, олылык символы. Әмма чынлыкта исә бу-сөйләм ярлылыгы һәм кешенең рухи авыруы чагылышы. Сүз бит ул гади авазлар җыелмасы гына түгел. Сүгенү кешене нәҗесли, аның җанын үтерә. Иң мөһиме һәм фәнни яктан расланганы-сүгенү сәламәтлек өчен куркыныч, интеллект кимүгә ярдәм итә, җинаятьләр тудыра, бар нәрсәгә иреклелек иллюзиясе тудыра, безне рухи яктан талый, кимсетә, шуның белән кешеләрнең язмышын имгәтә, иртә картаюга һәм вакытыннан алда үлемгә китерә.Балалар кызыклы һәм танып белү әңгәмәсеннән Русьта «сүгенү сүзләре» тарихы турында, начар сүздә нәселдәнлеккә йогынты ясый торган, гормональ бозылуларга китерә торган җимергеч көч яшерелгәнлеге турында белделәр. Чара барышында балалар сүзләр турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «портрет яса» уенда катнаштылар, «Игелек агачы»утырттылар. Тематик программаның нәтиҗәсе: начар сүзләр һәм сәламәт яшәү рәвеше бер-берсенә туры килми. Сәламәт һәм уңышлы булыр өчен, үз сөйләмеңдә ямьсез, цензурасыз сүгенүдән баш тартырга кирәк.Начар сүздән ничек котылырга? Җавап гади: күбрәк классик әдәбиятны укырга.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International