ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2026 ел
җомга

2026 елның 9-12 февралендә Екатеринбург шәһәрендә Россия Герое очучы - космонавт Сергей Прокопьев призына бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары узды, анда Россиянең 22 төбәгеннән 439 спортчы катнашты. "Өч йолдыз"ярышлары рангы. Саба районында тәрбияләнүчеләр, "Саба - Арена" спортчылары яхшы чыгыш ясадылар һәм яхшы уеннар күрсәттеләр . 2 урын - Зәйниев Айназ - Исмәгыйлев Эмиль(Казан) 3 урын - Зәйниев Айназ 3 урын - Сафин Зиннәтулла 2 урын - Сафин Зиннәтулла -Хуҗин Илдан 2 урын - Сафин Зиннәтулла - Фәттахова Әмирә (Казан). Балаларыбызны, тренерларыбызны, ата-аналарыбызны лаеклы уеннары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез. Шулай ук, Саба районы житәкчелегенә Рәис Нургали улы Миңнехановка, спортчыларга бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге биргәннәре өчен, балалар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Кыш – ел фасылларының балалар түземсезлек белән көтеп ала торган тылсымлы вакыты. Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре “Татарстанда кыш” проекты кысаларында “Кышкы күңеллелек” дигән уен прграммасы оештырдылар. Чара барышында “Карны күчер”, “Саклан, туңдырам”, “Кар бөртекләре һәм җил” уеннарында балалар җитезлекләрен, тизлекләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да саф һавада файдалы ял иттеләр, яхшы көеф белән таралыштылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Командабызны олимпиадада уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, егетләргә һәм остазларга рәхмәт белдерәбез!

Ветеранны юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Мирзаһит кызы Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина, Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Роза Михайловна Гыйлева, туганнары да аңа сәламәтлек теләделәр. Әсфия Салиховна, сез-безнең районның йөз еллык чиген узган хөрмәтле кешесе. Сезнең туган көн-район өчен дә зур вакыйга. Сезнең тормышыгыз-ныклык, зирәклек һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге ул. Сез озын гомер юлын уздыгыз, күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты булдыгыз, төбәгебез үсешенә үз өлешегезне керттегез. Сезнең энергиягез, оптимизмыгыз һәм тормыш сөючәнлегегез безнең барыбыз өчен дә, бигрәк тә яшь буын өчен илһам чыганагы булып тора. Бу истәлекле көн җылылык һәм шатлык белән тулы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телибез. Сезнең һәр көнегез якыннарыгыз һәм кадерле кешеләрегезнең игътибары белән җылытылсын. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең кыйммәтле тормыш тәҗрибәгезне бәялибез.

2026 елның 13 февралендә директор А. Н.Кудрявцева рәислегендә «ТР икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ Фәнни-координацион киңәшмә каршында даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында түбәндәге темалар буенча хәбәрләр тыңланды һәм фикер алышынды:

1.Учреждениеләрнең белешмәләр базасы белән идарә итү бүлегенең 2025 елгы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында мәгълүмат бирү (докладчы – учреждениеләрнең белешмәләр базасы белән идарә итү бүлеге башлыгы Н.Р. Газетдинова)

2.Икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең 2025 елгы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында мәгълүмат бирү (докладчы – икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Г.Р. Шәйхетдинова).

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең Фәнни-координацион киңәшмә әгъзалары, шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең кызыксынучы хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

13 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби чара үткәрелде.

14.02.2026 елга ашыгыч кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International