7 февраль көнне Теләче үзәк район хастаханәсендә 9 һәм 11 класс укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах" дип исемләнгән масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде. Фестивальне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт һәм "Таттехмедфарм"Дәүләт унитар предприятиесе.
2026 нче елның 10 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Чыннан да, балалар бакчасыннан ук укучыларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелә. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга урамда һәм юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу мөһимлеген аңлаттылар, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны гамәлдә куллана белү кирәклеген ассызыкладылар. Әңгәмә балаларда юл хәрәкәте иминлегенә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлтелгән җылы һәм файдалы очрашу булып узды.
2026 елның 14 февралендә Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юлы-2026" республика массакүләм ярышлары узачак
Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан өлкән укучылар өчен "Герой-шагыйрь эзләре буенча" әдәби-иҗат остаханәсе үткәрелде.
Россия Федерациясенең “Физик культураны һәм спортны үстерү” дәүләт программасы кысаларында “Физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү” федераль проекты нәтиҗәләренә ирешү максатларында, шулай ук авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы поселокларда һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә урнашкан физик культура һәм спорт оешмаларын тренер кадрлары һәм спорт белгечләре белән тәэмин итү максатларында физик культура өлкәсе хезмәткәрләренә “Земство тренеры” программасын гамәлгә ашыру кысаларында бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре каралган.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре арасыннан кулланучыларның сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге объектлардан һәм хезмәтләрдән файдалану дәрәҗәсе белән канәгатьлеген сораштыру турында хәбәр итә.
Казан шәһәренең Вахитов районы «12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында бүген Әтнә, Арча, Биектау муниципаль районнары укытучылары ярыша.
Иннополис университеты язгы бакалаврлар мәктәбен уздырачак, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар магистратурада уку өчен грантлар алачак.