ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

3 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә; юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булу ихтималы бар.

Ашыгыч кисәтү 3.11. 2025 ел

Сезне Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. 

Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана 

Көзге каникуллар вакытында 2025 елның 27 октябрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Рухият» клуб формированиесендә катнашучылар-«Рост» Шәмәрдән лицее укучылары белән «Подставка для телефона» мастер - классы булып узды. Катнашучылар илһамланып һәм пөхтә итеп ясадылар.

Арт-терапия кебек мастер-класслар тормышыбызны төрлеләндерергә, яңа сәләтләр ачарга, мәшәкатьләрдән арынырга мөмкинлек бирә.  Чарада катнашучылар барысы да үз куллары белән башкарылган эштән канәгать калдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба районы балалар китапханәсе проекты кысаларында 2025 елның 1 ноябрендә Шәмәрдән авыл китапханәләре китапханәчеләре «Читайка» клубы әгъзалары өчен «Әдәби аланда кунакта» әдәби сәгатен үткәрделәр. Балалар «Әдәби алан» проектының биремнәрен үтәделәр һәм җавапларны үз дәфтәрләренә яздылар. Чара барышында яңа китапларга күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясенә багышланган «Минем халкым - минем горурлыгым» исемле бәйрәм концерты.

Согуд Гарәбстаны Патшалыгы башкаласы Эр-Риядта 2025 елның 26 октябреннән 1 ноябренә кадәр янгын сүндерү-коткару спорты буенча ир-атлар арасында XX дөнья чемпионаты һәм хатын-кызлар арасында XI дөнья чемпионаты узды. Шәһәрнең төп стадионында әлеге спорт төрендә иң яхшыларны билгеләү өчен дөньяның 14 иленнән 170 иң көчле спортчы җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International