16- 17 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә.
16 февраль кичендә, 2026 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә кар, юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр, күз күреме 500 метрга кадәр начарланган буран, урыны белән 17-22 м/с көчле җил, урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә. 16 февраль кичендә һәм төнлә 2026 елның 17 февралендә Татарстанның көнбатыш яртысында һәм Казанда 20 мм һәм аннан да күбрәк санда кар явуы көтелә.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
16 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында барлык гашыйклар көненә багышланган «Найди свою половинку» исемле күңел ачу программасы үтте. Чараның максаты-яшьләрнең тулы канлы ялы өчен шартлар тудыру, аралашу һәм эстетик тәрбия күнекмәләрен үстерү. Залның җылылык һәм наз белән сугарылган атмосферасы кунакларны беренче минуттан ук изге хисләр һәм күңелле сюрпризлар дөньясына чумдырды. Программа барышында катнашучылар аралашуга һәм команда багланышларына ярдәм итә торган төрле уен формаларына җәлеп ителделәр. Бу сюрпризлар, матур музыка һәм яхшы шаяртулар кичәсе иде. Егетләр һәм кызлар романтик конкурсларда рәхәтләнеп катнаштылар һәм үзләрендә яңа талантлар ачтылар. Бәйрәм барлык кунакларга бер-береңә җылылык бүләк итүнең һәм чын күңелдән шатлык мизгелләрен кадерләүнең мөһимлеген искәртте. Бу кичне беркем дә игътибарсыз калмады — программа тәмамлангач, һәр катнашучы бүләк алды, ул бәйрәм турындагы якты истәлекләргә күңелле өстәмә булды.
Иске Икшермә авыл җирлегендә "Россия чаңгы ярышы-2026"
2026 елның 16 февралендә кичен һәм 17 февралендә төнлә урыны белән Татарстанның көнбатыш яртысында һәм Казанда 20 мм һәм аннан да күбрәк кар явуы көтелә.
РФ ТК 112 маддәсе нигезендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көне булганга күрә, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (алга таба - КФҮ ДБУ) дәүләт бюджет учреждениесе бүлекләрнең/филиалларның эш графигын күрсәтә.
14 нче февраль көнне Алан-Елга авылында яшәүче Гайнанова Асия Әхтәм кызына 95 яшь тулды. Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм ҖЧ «Игенче» җәмгыяте директоры Зарипов А.З. котладылар.
Гайнанова Асия Әхтәм кызы 1931 елнын 14 февралендә Саба районы Шекше авылында туган. Асия апа 1957 елда Шекше авылы егете Гайнанов Зиннур Ногман улы белән гаилә корып яши башлыйлар. Зиннур абый белән 3 бала: 1 малай, 2 кыз үстерәләр. Асия апаның 3 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. 11 яшеннән ул әнисе белән уракта, урман кисүдә эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, колхозның төрле эшендә эшләп, озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны” исеме алып лаеклы ялга чыга. Асия апа Бөек Җиңүнең юбилей медальләренә ия була. 2025 елда Россия Президенты Указы белән “1941-1945 еллар Бөек Җинүнең 80 еллыгы” медале белән бүләкләнде Бугенге көндә Асия апа Алан-Елга авылында кызы Фидәния гаиләсендә матур гомер кичерә.
Үз илеңнең тарихын, мәдәниятен һәм географиясен белү-Ватанга мәхәббәт нигезе ул.