ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

РФ ТК 112 маддәсе нигезендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көне булганга күрә, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (алга таба - КФҮ ДБУ) дәүләт бюджет учреждениесе бүлекләрнең/филиалларның эш графигын күрсәтә.

14 нче февраль көнне Алан-Елга авылында яшәүче Гайнанова Асия Әхтәм кызына 95 яшь тулды. Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм ҖЧ «Игенче» җәмгыяте директоры Зарипов А.З. котладылар.

Гайнанова  Асия Әхтәм кызы 1931 елнын 14 февралендә  Саба районы Шекше авылында туган. Асия апа 1957 елда Шекше авылы егете Гайнанов Зиннур Ногман улы  белән гаилә корып яши башлыйлар. Зиннур абый белән 3 бала: 1 малай, 2 кыз үстерәләр. Асия апаның 3 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. 11 яшеннән ул әнисе белән уракта, урман кисүдә эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, колхозның төрле эшендә эшләп, озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны” исеме алып лаеклы ялга чыга. Асия апа Бөек Җиңүнең юбилей медальләренә ия була. 2025 елда Россия Президенты Указы белән “1941-1945 еллар Бөек Җинүнең 80 еллыгы” медале белән бүләкләнде Бугенге көндә Асия апа Алан-Елга авылында кызы Фидәния гаиләсендә матур гомер кичерә.

 

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Үз илеңнең тарихын, мәдәниятен һәм географиясен белү-Ватанга мәхәббәт нигезе ул. 

В рамках Месячника оборонно-массовой, патриотической и спортивной работы, а также в преддверии Дня памяти воинов-интернациалистов с учащимися школы был проведен Урок памяти «Афганистан – наша память», посвященный 37-летию вывода войск из Афганистана.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге яңа туган балалар өчен СНИЛСларны проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә

2026 елның 19 февраленнән 26 мартына кадәр вакыт аралыгында 11:58 дән 13:04 кә кадәр Татарстан өсте күгендә «язгы кояш интерференциясе» күзәтеләчәк.бу күренештә кояш нурланышын чыгарган радиодулкыннар эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырырга мөмкин, ул вакытта яктылыкның урнашуы берничә минутка элемтә иярчене һәм җир кабул итү станциясе белән бер линиядә булачак.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “Рәсәй тимер юллары”ААҖ филиалының Базаровка станциясендә гомуми файдаланылмаган тимер юл төзүчесенә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.

 

«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, балалар музыка мәктәбендә «Тормыш. Иҗат. Сугыш» - дип аталган, күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды. Ул Зәй шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International