ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

1 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә «Дуслык ярминкәсе» исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чараның максаты - балаларда дуслыкның үзара мөнәсәбәтләрнең иң мөһим сыйфаты икәнен аңлату. Программа барышында балалар төрле конкурсларда һәм кызыклы уеннарда катнаштылар. Уеннар дуслыкны ныгыту, командалык рухын үстерү өчен бик файдалы булды. Чара ахырында ике команданың да нәтиҗәләре тигез булуы һәм дуслыкның җиңүе ачыкланды.

"Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестивале.

Россиянең су спорт төрләре федерациясе беренче тапкыр уникаль вакыйга – «миллионга йөзү» уздыра, ул һәвәскәрләр өчен зур йөзү дөньясын ачачак. Катнашучылар үз-үзләренә чакыру ташлый һәм дөнья чемпионнары белән күрше юлларда йөзә алачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Бүген Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты Зур этнографик диктантның төп мәйданчыгына әверелде. Бирегә Россиядә яшәүче халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләр килде.

MAX – кулланучылар өчен күп мөмкинлекләре булган яңа мессенджер

Татарстан халкы өчен бүген, 5 ноябрьдә, кыскартылган эш көне булачак. Бу республиканың дәүләт бәйрәме белән бәйле.

Россия Банкы халыкның кредит-финанс өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән канәгатьлек дәрәҗәсе турында сораштыру үткәрә

«Безнең йорт-Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленың гала-концерты Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булды.

30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Лагань шәһәрендә Басанга Манджиевич Комушев истәлегенә көрәш буенча XVII Бөтенроссия ярышлары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International