И.Иванов исемендәге балалар иҗаты үзәгендә. А.н. с. н. г. Әхмәтшин фикеренчә» киләчәк". Нурлатта экологик агартуга багышланган иҗади очрашу узды. Үзәктә тәрбияләнүчеләргә кунакка Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторы Венера Мингалиева килде.
Казан дәүләт медицина университеты да үзләренең инновацион эшләнмәләрен тәкъдим итте.
"Жемчужина" бассейны базасында Югары Ослан спорт мәктәбе укучылары арасында ярышлар узды.
2026 елның 9 февраленнән «Алтын» универсаль спорт залы базасында районның хезмәт коллективлары арасында Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының кышкы фестивале старт ала.
Арча Боз сараенда ветераннар арасында шәхси эшмәкәр, спортчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры үтте.
Ярышта Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Апас, Питрәч районнары командалары катнашты. Арча районы командасы беренче урынны яулап, кубокка ия булды.
Сызыклы биюләр-ул хореографик бию, анда кешеләр төркеме бер яки берничә сызыкка тезелеп, кабатлана торган адымнар эзлеклелегенә бии. Бу сызыклар гадәттә бер юнәлештә яки, сирәгрәк, бер-берсенә карыйлар. Түгәрәк буенча биюләрдән аермалы буларак, сызыклы биючеләр бер-берсе белән физик контактта кермиләр..5 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 55 яшьтән өлкәнрәкләр өчен бию программасы әзерләделәр. Бу кичне кунаклар яшьлек атмосферасына чумдылар һәм үзләренең иң яхшы бию елларын искә төшерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре беркемне дә битараф калдырмаячак бай һәм кызыклы программа оештырды. Төрле дистә еллар хитлары яңгырады, кәеф тудырды һәм шатлык бүләк итте. Катнашучылар чын күңелдән биеделәр һәм күтәренке кәефтә таралдылар.
Саба районында үткән республика ярышларында Кукмор районыннан СВО ветераннары — Эльмир Осипов һәм Вячеслав Данилов катнашты.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге зур делегация Ярославль өлкәсендәге “Кызыл Маяк“ хуҗалыгында булып кайтты
Ильяс Фәттахов
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин газетабыз хәбәрчесенә шунда күргәннәре турында сөйләде.
– Әлеге хуҗалыкның 14 мең гектар җире һәм 14 мең баш мөгезле эре терлеге бар, – диде ул. – Шуларның 6 мең башы – сыерлар. Без 4 мең баш сыер асрала торган торакта булдык. 400х100 метрлы, 4 гектар мәйдан биләгән бер торак ул. Шуның кадәр сыер асралган бинада бернинди ят ис юк!
Безне сыерларга якын җибәрмәделәр. Әлеге торакка ике генә кеше – ветеринария табибы һәм ясалма орлыкландыру технигы телефон белән керә ала, аларга да сөйләшү өчен түгел, ә малларның колакларындагы номерларны “уку“ өчен. Берәүгә дә кычкырып сөйләшергә ярамый, сыерлар стресс кичерергә тиеш түгел, сөтләре кими.
МБОУ «Березняк авылы Х.В. Вагапов исемендәге гомуми белем мәктәбен» 2нче урын белән котлыйбыз!