Чаллы ш. «Учебный центр 24» ҖЧҖ имтиханнар булды
3 февраль - Бөтендөнья норматив булмаган ликага каршы көрәш көне. Хәзерге җәмгыятьнең иң сизелми торган, ләкин иң киң таралган бәласе-сүгенү сүзе. Сүгенү сүзләре күп кешеләрнең гадәти сөйләменә килеп керде һәм җәмгыять аларны норма буларак кабул итә башлады. Әмма балалар һәм яшүсмерләр арасында сүгенү проблемасы аеруча кискен була. Бу зарарлы гадәт бер дә зарарсызмы әллә? Бу хакта Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре 3 февральдә «вирус скәке сүз»профилактик сәгатендә балалар белән әңгәмә кордылар. Чара барышында балалар аңлатмалы сүзлеккә күз салдылар һәм «әшәке сүз» сүзенең мәгънәсен белделәр, цензурасыз ликсианың барлыкка килү тарихы белән таныштылар, сүзләрнең кешенең эчке дөньясына һәм сәламәтлегенә зарарлы йогынтысы турында белделәр, сүгенү сүзләрен кулланудан котылу өчен нишләргә кирәклеген ачыкладылар. Катнашучылар, психологик ситуацияләрне җиңеп, дөрес киңәшләр бирделәр.
Очрашуларда 2025 елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре, социаль-икътисадый күрсәткечләр, авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр, төзекләндерү, юллар торышы, торак-коммуналь хуҗалык, белем бирү, мәдәният һәм социаль өлкәдәге хәлләр турында мәгълүмат бирелә.
Динар Мәгъсүмов Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!
Безнекеләр
Ильяс Фәттахов
Балаңның, оныгыңның уңышларын күрү һәр ата-ана, әби-бабай өчен зур шатлык. Яңа Кенәрдә туып-үскән Динар Мәгъсүмов Сабада алты районның аграр көллиятләре студентлары арасында узган конкурста беренче урынны алган! Арча егете Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!
Безгә бу турыда Динарның әтисе Илнар хәбәр итте. Һәм без аларны редакциягә кунакка чакырдык. Илнарның үзе белән күптән таныш без. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач хуҗалыкларда агроном булып эшли, хуҗалык җитәкчесе дә булды, төрле җаваплы эшләр башкарды. Хәзер үз эше белән мәшгуль.
ТР Дәүләт экспертизасы әһәмияте – проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук инвестиция-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәя сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм итү, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләрен үтәүне гарантияләү.
Югары Ослан муниципаль районы хакимияте бинасында урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2025 елгы эшенә йомгак ясауга һәм 2026 елга бурычлар куюга багышланган киңәшмә узды.
Бу бүләк Татарстанда гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендәге күпьеллык хезмәте, шулай ук батырлыгы һәм ныклыгы өчен тапшырылды.
Сталинград өчен барган сугышнын тарихи әһәмияте бик зур була. 1942 елнын 17 июлендэ башланган сугыш 200 көн дәвам итеп, 1943 елнын 2 февралендә совет гаскарләренен җиңүе белән тәмамлана. Бу көн хөрмәтенә, 1 февральдә Олы Нырты мәдәният йортында "Сталинградның кайнар карлары"дигән әңгәмә уздырылды. Катнашучылар Сталинград сугышының оборона этабы, совет халкының фашизмга каршы көрәштә ныклыгы һәм батырлыгы турында тарихи фактлар ишеттеләр. Әңгәмә барышында шушы датага багышлап эшләнгән буклетлар, тарихи истәлекләр кулланылды. Соңыннан шәмнәр кабызылды, һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Татарстан җыелма командасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XXI бөтенроссия ярышларында җиңүче булды.