ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2026 ел
якшәмбе

Саба район үзәк китапханәсендә шагыйрә, журналист Илсөяр Иксановага 60 яшь тулу уңаеннан, “Өлкәннәр” клуб берләшмәсе белән “Җанымның әрнегән чагы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Кичә барышында китапханәчеләр Илсөяр Иксанованың бай иҗат юлы, аның журналистикадагы эшчәнлеге һәм татар әдәбиятында тоткан урыны турында тәфсилләп сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар. Шагыйрәнең иҗаты — ул хатын-кыз җанының иң нечкә кылларын тибрәтүче, тормышның ачысын-төчесен аңларга ярдәм итүче тирән фәлсәфә икәнлеге басым ясап әйтелде.

Катнашучылар да Илсөяр Иксанова иҗатының үзләренә ни өчен якын булуы белән уртаклаштылар, аның әсәрләрендәге чынбарлыкны, ихласлыкны һәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәтне билгеләп үттеләр.

Әдәби сәгать бик җылы, дустанә мохиттә узды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгате. 

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгате. 


14
февраль, 2026 ел
шимбә

13 февральдә Чистай муниципаль районы территориясендә «Буран»оператив планы гамәлгә кертелде.

  15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көн һәм Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 14 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Сынауларга түзә кеше” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, солдатларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук катнашучылар М.Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, автобиографик шигырьләр җыентыгы “Моабит дәфтәрләре”  турында исләренә төшерделәр. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

14 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә һәм Чабья-Чурча авыл клубы белән берлектә " Әфганстан: бурыч. Хөрмәт. Истәлек» дип аталган хәтер сәате узды.

Язлы-Арташ авыл мәдәният йорты мөдире сугышчы-интернационалист Ф. Шәйдуллин турында сөйләде, сугышчыга багышланган күргәзмә экспонатлары белән таныштырды. Аның апасы Д.Гайнуллина энесе  турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Лесхоз урта мәктәбе яшь армиячеләре, авыл халкы һәм башкалар интернациональ бурычларын үтәгәндә Ф.Шәйдуллинны, һәлак булган барлык сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара әфган сугышчысы Ф.Шәйдуллин каберенә  чәчәкләр салу белән тәмамланды, кабер өстенә дога укылды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

14 февральдә «Батыр» ФОК территориясендә «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәрнең 60 еллыгына багышланган «Түбән Кама чаңгы юллары – 2026» ярышлары узды. Массакүләм чарада 5 меңгә якын спорт сөюче катнашты.

14 февраль-Халыкара мәхәббәт һәм романтика көне. Якты хис-кичерешләр, яшьлек, чиксез бәхет тойгысы белән аерылгысыз бәйләнгән бәйрәм. Бәйрәм уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре яшьләр өчен «Әйдә танышыйк»  дигән тематик кичә үткәрделәр. Чарада катнашучылар «кителгән йөрәк», «Фанта», «Икебезгә бер конфет», «Биибез» кебек конкурсларда актив катнаштылар һәм үзләренең белемнәрен викторинада сынадылар. Күңел ачу программасы күңелле, бәйрәмчә, дустанә атмосферада узды, бу үзара якынаерга һәм күңелле аралашырга мөмкинлек бирде. Бәйрәм чарасы традиция буенча дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

Патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналар алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар халкының бөек улы, аның батырлыгы һәм иҗаты турында үз фикерләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән уртаклашты.
 

«Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре социаль партнерлар белән берлектә Чистай һәм Чистай районы халкы өчен «Кар компасы» гаилә фестивале оештырдылар. Чара традицияләрне, экологияне һәм актив ял итүне берләштергән чын кышкы бәйрәмгә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International