ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Бу вакыйгалар район халкына легендар "Моабит дәфтәрләре" авторының героик мирасына чумарга мөмкинлек бирде. 

Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – дәүләтнең иң мөһим бурычларының берсе. 1 февральдән хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, шулай ук хәрби белем бирү оешмасының беренче курсында укучыларга айлык пособие күләме 19 308 сумга кадәр артты.

2023 елдан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасында коммерциягә карамаган секторны профессиональ һәм тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән «СО НКО остазлык мәктәбе» проекты гамәлгә ашырыла.

2026 елның 17 февраленә ашыгыч кисәтү

Бүген МБУ "Форпост" үзәге активистлары өлкән буын турында кайгырттылар, алар өлкәннәргә һава шартларының начараюы аркасында кар җыюда ярдәм иттеләр.

Ел саен 15 февральдә  интернационалист-сугышчыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан районыбызда төрле чаралар оештырыла. Инде бүгеннән үк Саба районы әфганчы ветераннар җәмгыяте вәкилләре Илшат Әхмәтшин, Раиф Ягъфәров, Айрат Әлмөхәммәтов Шыңар җирлегендә булып, Олы Шыңар гомумбелем бирү мәктәбенең “Юнармия” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары белән әфган сугышында һәлак булган якташларыбызның  каберләрен зыярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар, аларны искә алдылар. Аннары алар “Юнармия” хәрәкәте рәтләренә яңа укчыларны кабул иттеләр, Түлешкә авылында туып-үскән якташыбыз, Япон, Фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Мөхәммәт Закиров исемен мәңгеләштереп яшь юнармиячеләр отрядына аның исемен бирделәр. Искә алу чарасын дәвам итеп, әфганчы-ветераннар,  шул сугышта һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илфат Зиннәтуллинның әнисе Райлә апа Зиннәтуллина һәм Кече Шыңар авылыннан, хәрби хәрәкәтләр ветераны Ринат Корбановның әнисе Рәйсә апа Корбанованың хәлен белеп, аларга күчтәнәчләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 500 чакыру кабул иткән, шуларның 70е-балаларга. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 февральдән 16 февральгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында география буенча Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этабы узды.

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-кортның аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик вәзгыять киеренке булып кала бирә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2026 елның 16 февралендә кич белән һәм 17 февралендә тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр фаразлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International