Болытлы.
Кичен һәм төнен кар, юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, яңгырлы аерым районнарда урыны белән бик көчле кар.
Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ФДБУ Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч һәм уңайсыз күренешләр турында шторм кисәтүе турында хәбәр итә.
Якташыбыз, Татарстаннын hэм Россиянен халык артисты, Г.Тукай премиясы лауреаты Илhам Шакировнын туган коне 15 февральда билгелэп утелэ. Шул унайдан безнен балалар бакчасында буген кызыклы чара утте. Авылыбыз китапханэчесе Сэрия Рафисовна матур китаплары, журналлары белэн безгэ кунакка килде. Ул шулай ук балаларны И. Шакировнын ижаты , жырлары белэн дэ таныштырып узды.
Бу вакыйгалар район халкына легендар "Моабит дәфтәрләре" авторының героик мирасына чумарга мөмкинлек бирде.
Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – дәүләтнең иң мөһим бурычларының берсе. 1 февральдән хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, шулай ук хәрби белем бирү оешмасының беренче курсында укучыларга айлык пособие күләме 19 308 сумга кадәр артты.
2023 елдан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасында коммерциягә карамаган секторны профессиональ һәм тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән «СО НКО остазлык мәктәбе» проекты гамәлгә ашырыла.
2026 елның 17 февраленә ашыгыч кисәтү
Бүген МБУ "Форпост" үзәге активистлары өлкән буын турында кайгырттылар, алар өлкәннәргә һава шартларының начараюы аркасында кар җыюда ярдәм иттеләр.
Ел саен 15 февральдә интернационалист-сугышчыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан районыбызда төрле чаралар оештырыла. Инде бүгеннән үк Саба районы әфганчы ветераннар җәмгыяте вәкилләре Илшат Әхмәтшин, Раиф Ягъфәров, Айрат Әлмөхәммәтов Шыңар җирлегендә булып, Олы Шыңар гомумбелем бирү мәктәбенең “Юнармия” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары белән әфган сугышында һәлак булган якташларыбызның каберләрен зыярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар, аларны искә алдылар. Аннары алар “Юнармия” хәрәкәте рәтләренә яңа укчыларны кабул иттеләр, Түлешкә авылында туып-үскән якташыбыз, Япон, Фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Мөхәммәт Закиров исемен мәңгеләштереп яшь юнармиячеләр отрядына аның исемен бирделәр. Искә алу чарасын дәвам итеп, әфганчы-ветераннар, шул сугышта һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илфат Зиннәтуллинның әнисе Райлә апа Зиннәтуллина һәм Кече Шыңар авылыннан, хәрби хәрәкәтләр ветераны Ринат Корбановның әнисе Рәйсә апа Корбанованың хәлен белеп, аларга күчтәнәчләр тапшырдылар.
Узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 500 чакыру кабул иткән, шуларның 70е-балаларга. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.