ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышы узды. Утырышта “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.79 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты турында фикер алыштылар.

Шыңар урта мәктәбендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Тышлык нәрсә яшерә?» исемле китап алмашу чарасы узды — иң җылы  һәм  илһамландыргыч бәйрәмнәрнең берсе.

Бу көнне укучылар, педагоглар һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлекчәсе активистлары бәйрәмнең төп идеясе тирәсендә берләште — санлы технологияләр гасырында да китапның иң яхшы бүләк булып калуын күрсәтү.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба районында заманча яшьләр үзәге төзелеше төгәлләнде

Тэги: окс ОКС

14 февральдә нарат урманында Буаның чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы — 2026»массакүләм ярышлары узды. Чара ел саен физик культураны һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне (яки Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан 15 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Солдат батырлыгы алдында баш иябез» дигән кичә-очрашу үткәрделәр. Алып баручы катнашучыларга «Игълан ителмәгән сугыш»тарихына зур булмаган экскурс ясарга тәкъдим итте. Сөйләшү электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Әфганстанда сугышкан якташларыбызга аерым игътибар бирелде. Очрашуда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар :Мавлетов Флорид Наил улы(Чечня, Сирия, СВО) , Абдуллин Рамазан Тәхәви улы (Әфганстан), Иванов Сергей Константинович(Чечня) кунак булдылар. Очрашу барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, алып баручының һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр, хезмәт  иткән елларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр.Катнашучыларның медальләре белән кызыксындык, фотоальбомнар карадык. Аннары Әфган сугышы турында «Әфганстан күңелемдә яра»дигән видеоклипны карадык. Анда, Әфган җирендә булган фаҗигане аңлау балалар күзләрендә укылды. Статистика саннары аларны гаҗәпләндерде.  Бу сугышларда күпме кеше үтерелгән, күпме яраланган, күпме тән һәм җан имгәнгән. Чара азагында катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Түбән Кама районында инвестицион проектны ачуда катнашты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов кебек югары дәрәҗәле затлар проектка старт бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International