ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Татарстанда больничныйны видеочаңгырау буенча ябарга мөмкин булачак — чиратсыз һәм поликлиникага артык походларсыз.

Тэги: хастаханә

17 нче февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары «Алабуга» махсус икътисадый зонасына кызыклы һәм файдалы сәфәр кылдылар. Визитның төп максаты - «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә булу». "Алабуга Политех" - дөньякүләм дәрәҗәдәге инновацион инфраструктура белән җиһазландырылган заманча уку комплексы.

Сарман районында район Башлыгының традицион хисап җыелышы булды, анда халык һәм җирле учреждениеләр вәкилләре игътибарын җәлеп итте. Чарада катнашучылар арасында җыелышның мәдәни-агарту өлешендә актив катнашкан Җәлил гимназиясе укучылары аерылып торды.

Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев һәм башкалар катнашты.

Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Михаил Юрин һәм Альберт Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.

Керәнне авыл клубында "Моң тулы күрекләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Мичән китапханәсе белән берлектә оештырылган чара җыр-моң, гармунга багышланган шигырьләр, гармунчыларга әзерләнгән кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар белән үрелеп барды. Сәхнәдә җырлар бары тик гармунга, тальянга, баянга кушылып башкарылдылар. Гармун моңына сусаган тамашачылар чыгыш ясаучыларны озак алкышладылар, кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

«Нижнекамскнефтехим»да төп проектларны гамәлгә ашыруның барышы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башкалар танышты.

10, 12 нче февраль көннәрендә татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең «2026 елда Парламент дәресен оештыру һәм үткәрү турында» гы 2025 елның 20 нче декабрендә чыккан  928-РП  нче номерлы күрсәтмәсе нигезендә хокукый агарту, актив гражданлык позициясе формалаштыру һәм тарихи хәтерне саклау, ватанпәрвәрлек хисләре  уяту  , Ватаныбызның героик үткәне турында белемнәрне тирәнәйтү мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт булдыру, укучыларның иҗади активлыгын үстерү  максатларында 2026 елның 17 февралендә  Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә . «Фидакарь хезмәт haм хәрби батырлык белан Ватанны данлыйбыз!» дигән темага парламент дәресләре үткәрелде. Дәрестә Теләче  районы советы   депутатлары Хуҗин Йосыф Рәшид улы һәм Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International