Әлеге чара район мәдәният йортының республика гранты ярдәмендә мөмкин булды.
18 февраль көнне Лесхз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ләйсән" балар бакчасында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган Йолдызлы сәгать үткәрделәр. Муса Җәлил Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле һәм хөрмәт ителә.
Чара "Карак песи"шигырен сәхнәләштерүдән башланды. Балалар зур соклану белән әкиятне карадылар һәм үз хаталарыңны танырга һәм алар өчен гафу үтенергә кирәклеген аңладылар.
Аннары балалар Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрь турында сөйләгәндә, оештыручылар билгеләп үткәнчә, Җәлил кечкенә чагында ук бик җаваплы, тырыш һәм батыр малай булган, шигырьләр яза башлаган. Аның балалар шигырьләре гадилеге һәм юмор хисе белән аерылып тора.
Чараның йомгаклау өлешендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Кызыл ромашка", "Сәгать", "Әтәч", "Беренче дәрес", "Җилләр" шигырьләрен яттан укыдылар. Җәлилнең шигырьләре әле дә күңелләрне нечкәртә, кешеләрне игелекле эшләргә, Ватанга мәхәббәткә рухландыра.
Шулай итеп, без мондый нәтиҗә ясадык: Җәлилнең тормышы һәм иҗаты безгә тынычлыкның кыйммәтен, патриотизмның мөһимлеген һәм кешелек рухының көчен искә төшерә.
18 февральдә яңа «Оста» балалар иҗат үзәге бинасы тантаналы рәвештә ачылды. Яңартылган үзәктә төрле яшьтәге укучыларга өчен техник юнәлештәге түгәрәкләр эшли башлады. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, шулай ук район хакимияте вәкилләре, педагоглар һәм ата-аналар катнашты. «Оста» балалар иҗат үзәге түбәндәге юнәлешләр буенча заманча кабинетларны үз эченә ала:
- робот техникасы һәм конструкцияләү;
- авиамодельләштерү;
- автомодельләштерү;
- судомодельләштерү;
- 3D-модельләштерү;
- агач эшкәртү;
- металл эшкәртү;
- химия-биология һәм экология-биология юнәлеше;
- кызыклы физика;
- тегү остаханәсе;
- чүлмәк әвәләү;
- рәсем сәнгате;
- мозаика
«Оста» балалар иҗат үзәгенең максаты - балаларга башлангыч техник белем бирү генә түгел, ә аларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итүче атмосфера булдыру һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен уңайлы шартлар тудыру.
А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей волейболчылары иң яхшылар булдылар. Икенче урынны — 4 нче мәктәп командасы, өченче урынны 1 нче гимназия гимназисткалары алды.
Алабуга муниципаль районының хисап сессиясе кысаларында Татарстан Республикасы Рәисеннән Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Визит барышында яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар, социаль-икътисадый үсеш, авыл территорияләренә, мәгариф һәм сәнәгать өлкәләрендә тәҗрибә уртаклаштылар.
2026 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм бала табуга бәйле рәвештә максималь һәм минималь түләүләр артты
Әлеге вакыйга ике истәлекле датаны берләштерде: татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының 30 еллык юбилее.
19.02.2026 елга ашыгыч кисәтү