ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Әлеге вакыйга ике истәлекле датаны берләштерде: татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының 30 еллык юбилее.

19.02.2026 елга ашыгыч кисәтү

Намуслы хезмәтләре һәм һөнәргә тугрылыклары өчен иң яхшы хезмәткәрләр Рәхмәт хатларын алдылар

Без Элона Рөстәм кызын Мамадыш район үзәк хастаханәсе белгечләре командасында сәламләвебезгә шат һәм аңа пациентларыбызның сәламәтлеге өчен хезмәт итүдә һөнәри уңышлар телибез.

Бөтен заманнарга әйбер бар, аларга мода йогынты ясамый. Болар -  киез итекләр, каталар, чёсанкалар - кыш көне алыштыргысыз аяк киеме.18 февраль көнне Иштуган авылы мәдәният йортында   мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә  «Матур да соң киез итекләр»    уен программасы  үткәрделәр. Балаларны киез итекләр барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, итек турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Һәр йортта, борынгы рус традициясе буенча, бер генә пар булса да  киез итек булырга тиеш, сувенир булса да. Балалар табышмаклар чиштелэр, киез итекләр турында мәкальләр, шигырьләр һәм такмаклар әйттелэр, “ Киез итек ыргыту”, “ Итек киеп йөгерү”,Киез итек киеп бер аякта йөгерү”эстафетасында катнаштылар.Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

18 февраль Тәтеш шәһәрендә район мәдәният йорты белгечләре юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кысаларында «Каешыңны эләктер!» дип исемләнгән акция үткәрделәр. 

Түбән Шытсу авыл җирлеге сәркатибе Фанзия Хабибрахманова "Җирле үзидарә органнарын үстрүгә керткән зур өлеше өчен " медале белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Чаллы шәһәренең “Киләчәкне төзибез” идарәче компаниясе директоры үз карамагындагы торак фондын тиешенчә карап тотмаган өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылды. Штрафларның гомуми суммасы 100 мең сум тәшкил итте.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме арттырылды һәм 140 көнлек стандарт ял дәвамлылыгы белән 955 836,00 сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International