10 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы «Баш авыртканда үз-үзеңә массаж» дигән темага әңгәмә үткәрде. Уз-үзеңә массаж ясау-тәннең билгеле бер участокларына мөстәкыйль йогынты ясау, киеренкелекне киметү, авыруларны профилактикалау һәм кайбер медицина бурычларын хәл итү техникасы ул. Әлеге чара барышында тәрбияләнүчеләр авыртуны киметергә һәм баш авыртуы вакытында хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә торган махсус манипуляцияләр нигезләре белән таныштылар. Әңгәмәдән соң тиешле буклетлар таратылды.
Илебездә12 апрель Бөтенроссия космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнән безнең балалар бакчасы да читтә калмады. Бүген бездә «Космик киңлектә» исеме астында уенлы иртә үтте. Балалар галәм, орбита, комета, йолдызлар һәм планеталар, беренче космонавт, аларның экипировкалары турында белемнәрен ныгыттылар. «Очарга телисезме» (гимнастика таякчыклары һәм обруч белән ракета җыю), «Космик мусорны җый» (снежколеп белән галәмне пычраткан «чүпләрне» кәрҗиннәргә тутыру) «Космик пазл» дип аталган ярышлар, «Космос» җырлы-хәрәкәтле уены, «Космик костюмнар» дефилесы – барысы да балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен дә кызыклы мавыктыргыч булды. Бүгенге чара балаларыбызга көне буена җитәрлек күтәренке кәеф һәм позитив эмоцияләр бүләк итте.
2026 елның 11 апреленә ашыгыч кисәтү
Яңа Чишмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында техник тикшерүләр уза
11 апрельгә һава торышы.
Космонавтика көне алдыннан безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Космос балалар күзләре белән» дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Үзбәкстан Республикасының Кашкандарья өлкәсе хакиме урынбасары Алишер Закировның эшлекле очрашуы булды.
Ул үзенең иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы һәркем өчен мөһим бәйрәм булып тора.
Казанда 8-10 апрельдә бөтен илдән профессиональ педагогик бергәлек вәкилләрен берләштергән «Югары мәктәпнең Алтын исемнәре» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре һәм экспертлары Конгрессы узды.