Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлегенең профилактик чаралары
Яшь педагогларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү тәкъдим ителә. Моның өчен һөнәр буенча эш стажы 3 елдан артмаска тиеш, ә эшкә урта махсус уку йортын яки югары уку йортын тәмамлаганнан соң 3 ай эчендә урнашырга кирәк.
4 нче февраль көнне 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен квалификация күтәрү курслары кысаларында республикакүләм семинар узды. Семинарның темасы: "Балалар бакчасында музыкаль дәресләр һәм бәйрәмнәр оештыру: педагогларның ата-аналар белән үзара хезмәттәшлеге». Балаларның бай чыгышлары, педагогларның эчтәлекле мастер - класслары, коллективның ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлеген күрсәтү-болар барысы да кунакларыбызның соклануына сәбәп булды. Коллективка зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Сарман район судына югары юридик белемле суд секретаре таләп ителә. Компьютер техникасын белү хуплана. Хезмәт шартлары: тотрыклы хезмәт хакы 40 мең сумнан һәм аннан да югарырак, квартал, еллык премияләр, сынау срогыннан соң чин бирү(3 ай), эш графигы 5/2 (пн-пт). Белешмәләр өчен телефоннар 8(5559)-5-05-07; 5-05-08, Сарман авылы, Терешкова ур., 6 йорт.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар мәктәбе кысаларында тәрбияләнүчеләрнең әниләре өчен «Өй өчен эксклюзив декор ясау» темасына мавыктыргыч мастер-класс узды.
Казан шәһәренең Совет районында, шул исәптән «Аккош»махсус саклана торган табигый территориясе чикләрендә, 180 дән артык яшел үсенте законсыз киселгәнлеге ачыкланган.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышлаучы суда йөзүче һәм су тирәсендә яшәүче кошларны мониторинглауга юнәлдерелгән «Соры муен – 2026» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
«Рус лачыны» лачын аулау һәм ерткыч кошларны саклау яратучылар берлеге бүген Татарстан Хөкүмәтенә лачын үрчетү үзәген булдыру идеясе белән мөрәҗәгать итте.
2026 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Түбән Камада урнашкан көнчыгыш территориаль органы офисында ведомство бүлекчәсенең эшен күчмә тикшерү узды.