ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

"Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршрутында "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасы кабат нәниләрне кабул итте. Биредә  Сатыш  “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының  тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга  нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.

Хөрмәтле Тәтеш районы халкы!

Җәлил бистәсе китапханәсенең балалар бүлегендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган искиткеч җылы чара узды. Бу бәйрәм төрле буыннарны һәм мәдәниятләрне бер сәхнәгә җыйды. Кичәгә «Әүлия моңнары» халык гармунчылар ансамбле һәм «Родники»  рус халык вокал ансамбле чакырулы иде. Бәйрәмнең иң күркәм бизәге булып безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чыгыш ясады. Балалар татар һәм рус телләрендә җырлар җырладылар. Россия һәм Татарстан турында  шигырьләр сөйләделәр. Халык уеннары аша алар борынгы традицияләрне яңарттылар. Бу чара балаларда ватанпәрвәрлек хисе уятты һәм халыклар арасындагы дуслык күперен тагын да ныгытты.

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде. Казан шәһәренең Совет районында өрәңге, корычагач, алмагач, карама токымлы агачларның законсыз киселүе ачыкланган. Яшел үсентеләрне кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 400 мең сумнан артык тәшкил иткән. Табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материаллары җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында шулай ук Казан шәһәренең Совет районында, шул исәптән «Аккош»махсус сакланучы табигый территориясе чикләрендә, 180 дән артык яшел үсентеләрнең законсыз киселүе ачыкланган. Агачларны кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 8 млн. сумнан артык тәшкил иткән. Тикшерү материаллары гаепле затларны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен беренчел тикшерү органына җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды һәм тикшерелә.

Китапханәдә батырлык, ватанпәрвәрлек һәм бурычка тугрылык символына әверелгән күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое тууына 120 ел тулуга багышланган «Муса Җәлил — Ватан хакына батырлык» дигән әдәби сәгать узды.

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара салым инспекциясе хәбәр итә

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси лицевой счётларның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә. СНИЛС рәсмиләштерү өчен ата-аналарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

    

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтү

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси лицевой счётларның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә. СНИЛС рәсмиләштерү өчен ата-аналарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International