ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 5 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә һава температурасының -25 кә кадәр төшүе көтелә..-29, аязганда -30 га кадәр..-35 (Казанда -25кә кадәр)..-28˚).

Татарстанның 200 гә якын укучысы резерв көнендә инша язачак.

05.02.2026 елга ашыгыч кисәтү

Агымдагы елның 4 февралендә Советның актлар залында бишенче чакырылыш район Советының чираттагы бишенче утырышы булды. Утырыш Совет рәисе, район башлыгы Евгений Варакин җитәкчелегендә узды.

        2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

Бу ял көннәрендә уникаль театр сәфәрендә шәһәр атмосферасына чумарга мөмкин булачак.

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә уза торган «Заманча технологияләр – Россия юлларына: авыр йөкле һәм (яки) эре габаритлы транспорт чараларына үлчәү габариты контроле» темасына семинарда катнаша.

3 февраль көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, А.Алиш премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы әләме (Дәүләт флагы) авторы, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музее Тавил аганың истәлекләрен барлау, эзләрен яңарту максатыннан районыбызга рәссамның иҗатын олылуачы, аны тирәнтен өйрәнүче иҗат, фән эшлеклеләрен үзенә җыйды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында якташыбыз, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөхәммәтшин Зөфәр Гомәр улы, ТР Фәннәр академиясе тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы, якташыбыз, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, Тавил Хаҗиәхмәтовның туганы, баянчы, курайчы, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Рафинат Сәлахов та бар иде.

Кунаклар музей хезмәткәрләре белән берлектә рәссамның туган авылында, төп нигезендә булып, рәссамга бетмәс көч һәм илһам биргән гүзәл табигатенә сокландылар, туганы Рифат абый Каюмовның истәлекләрен тыңладылар,  Йосыф-Алан авыл клубында, тарихчыбыз Илдар абый Сафинның шәхси музеенда булдылар. Ахырдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” сәнгать бүлекчәсенең рәсем түгәрәгенә йөрүче балалар белән берлектә “Үз арабыздан чыккан танылган рәссам” исемле иҗади кичә-очрашу үтте. Биредә укучылар рәссамның тормыш юлы, күп кырлы эшчәнлеге турында бик тирән эчтәлекле мәгълүмат алдылар, аның рәсемнәре, эш кораллары, картиналарыннан торган күргәзмәне тамаша кылдылар. Әлеге олпат шәхесләр белән очрашу, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов иҗатына күзәтү аларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда зур этәргеч булыр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

Бүген-Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне: татарстанлылар каты кан авырулары булган кешеләрне коткарырга ничек ярдәм итәләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International