2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
Узган елдан РФ Хөкүмәте Карары белән торак пунктлар, бакча һәм яшелчә җирләре составындагы җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләре исемлеге расланган. Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, документта җир кишәрлекләренең максатчан билгеләнеш буенча файдаланыламы-юкмы икәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирә торган аерым таләпләр бар.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы матур уен күрсәтеп 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Бүген 16 нчы апрель көнне Арча районы Шушмабаш урта мәктәбендә "Авылым офыклары" дип исемләнгән Каримов Габделхәй Юсуп улы исемендәге II Республикакүләм фәнни - гамәли конференциясе үтте. Безнең Мичән төп мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы Салимов Раян, 7 нче сыйныф укучылары Хадиев Нурбәк, Галимуллина Альбиналар бу конференциядә катнаштылар. Алар призлы урыннарга лаек булдылар. Мичән мәктәбе укучыларын, аларны әзерләгән укытучыларны бу уңышлары белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.
12-16 май көннәрендә Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре Яшь дипломатларының X форумы узачак. Чара 60тан артык катнашучыны берләштерәчәк, алар арасында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең тышкы сәясәт ведомстволарының яшь хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте органнары, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм халыкара экспертлар бар.
«Сигнал» II Петербург яшьләр иҗтимагый куркынычсызлык форумында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
13 апрельдән 19 апрельгә кадәр кан һәм сөяк мие донорлыгын популярлаштыру атналыгы уза (Россиядә Донор көне хөрмәтенә-20 апрель).
24 апрельдә сәгать 13:00 да Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Михайловна Захарова гражданнарны кабул итү үткәрәчәк.
«Үзләренә СВОга ярдәм» хәйрия фондының тегү цехында чирәтле маскировка әсбаплары — пончо-антитепловизорлар ясау буенча мастер-класс узды. Чара фондның яңа проекты кысаларында оештырылды, ул Россия Федерациясе Президент грантлары фонды ярдәме ярдәмендә мөмкин булды.