ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

7 апрельдә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Идел буе тарихы терелә» виртуаль реконструкция форумы узачак, аның оештыручысы — «Мәдәният коды» АКО. Проект Президентлык мәдәни инициативалар фондының грант ярдәме белән тормышка ашырыла һәм «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максат һәм бурычларына туры килә.

Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ЛХРГА гуманитар колонна составында килде. Сәфәр барышында ул Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов белән очрашты

27 марттан 29 мартка кадәр Түбән Кама шәһәрендә гадәттәгечә 14 нче ирекле көрәш буенча "M-7 OPEN" Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярыш ел саен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән бик күп санда иң яхшы спортчыларны җыя. Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән 250 дән артык спортчы катнашты, шулай ук спортчылар Белоруссия һәм Казахстан республикаларыннан да килгән иде.

28 март көнне «Яшь талантлар» балалар студиясе, педагог Вәлиева Г.И., Октябрьский шәһәрендә (Башкортстан Республикасы) узган күп жанрлы «Мәдәниятнең тылсымлы дөньясы» шәһәр конкурс‑фестивалендә катнашты. Яшь артистлар матур программа тәкъдим иттеләр һәм таләпчән тамашачылар һәм профессиональ жюри алдында лаеклы чыгыш ясадылар.


 

Башкалада кул сугышы буенча Россия беренчелеге старт алды, ул бөтен илдән иң көчле спортчыларны җыйды. Татарстан Республикасы данын осталык, көч һәм җиңүгә омтылыш күрсәтергә әзер булган бердәм команда яклый.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә компьютер белеме буенча практик дәрес узды. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар, «Яндекс карталар» сервисы мөмкинлекләреннән файдаланып, виртуаль туристларга әверелделәр.

Татарстанның Әтнә муниципаль районы АСК техник караулар узды

28-29 мартта Мамадышта гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының республика (өченче) этабы тәмамланды. Егетләр һәм кызлар арасында җиңүчеләр Түбән Новгородтагы округ финалында Татарстан исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булдылар.

28 март Байраш авылында Россия Халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Нәүрүз» язгы көн-төн тигезлеге бәйрәме үткәрелде.

 

27 март Олы Тархан авыл мәдәният йорты территориясендә «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Нәүрүз барысын да бәйрәмгә чакыра» фольклор программасы булып узды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International