29 март Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Татар халкының җыр мирасы» халык җыры кичәсе булып узды.
29 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнашты. Бәйрәм кунаклары тәмле ботка һәм коймак белән сыйланды.
28 март көнне «Барс» СОК спорт залында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган 2019-2020 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча районара турнир узды.
Узган атнада торак инспекторлары 98 күпфатирлы йортны тикшерде. Нәтиҗәдә 47 хокук бозу ачыкланды, идарәче оешмаларга 135 кисәтү игълан ителде. Әлеге кисәтүләрнең бер өлеше социаль челтәрләрдә гражданнар хәбәрләре буенча игълан ителде.
Гражданнарның җылылык белән тәэмин итүне өзү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләре ешаю сәбәпле, район башкарма комитеты рәсми аңлатма бирә.
Түбән Камада ирекле көрәш буенча М-7 OPEN XIV Бөтенроссия турниры тәмамланды. Ярышларда Россиянең 22 төбәгеннән һәм Белоруссиядән 300 гә якын спортчы катнашты. Татарстан Республикасы вәкилләре төрле дәрәҗәдәге 20дән артык медаль яулады.
28-29нчы март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында 3х3 баскетбол ярышының республика этабы узды.
Төньяк капкаларны торгызу – эстетик яңарту гына түгел. Бу Спас соборына аның беренчел кыяфәтен кайтаруга, һәйкәлнең рухи һәм архитектура бөтенлеген торгызуга мөһим адым. Соборны реставрацияләү дәвам итә. Оештыручылар барлык теләүчеләрне Алабуганың мәдәни мирасын саклау эшенә кушылырга чакыра.
«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 1 апрельдән 31 майга кадәр Әлмәттә санитар‑экологик икеайлык узачак. Гомумшәһәр өмәләре 25 апрельгә һәм 16 майга планлаштырылган.
Опека