ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

2026 ел башына Татарстан Республикасында Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең «Мәдәният волонтерлары» Татарстан Республикасы буенча җирле бүлекчәсенең 19 070 мәдәният волонтеры исәпләнә. 2025 ел йомгаклары буенча 16 122 мәдәният волонтеры 2 263 чарада катнашкан.

23 гыйнварда Лениногорскида «Ел хатын-кызы» республика конкурсы булды. "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә  безнең җитәкчебез, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Кашипова Дания Мәмдүховна җиңүче булды!

Аның җитәкчелегендә музей тарих саклау урыны гына түгел, ә барлык буын кешеләре өчен җанлы, заманча мәдәният, ватанпәрвәрлек һәм рухи үсеш үзәгенә әверелде.

 «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларына рәхмәт белдерәбез. Аларның ярдәме һәм ихлас күңелдән катнашуы бу уңышның якты өлеше булды. Бу буыннар дәвамлылыгының һәм зур максатларга уртак омтылышның искиткеч үрнәге!

Дания Мамдуховна профессиональлеген генә түгел, ә рухи көчен, зирәклеген һәм үз эшебезгә бирелгәнлеген дә күрсәтте.

«Татарстанда Кыш» республика проекты кысаларында «Актай "яшүсмерләр клубы мавыктыргыч «Кышкы маҗаралар" оештырды

Әлки районы бадминтончылары 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә икенче урынны алдылар

Бүген, 27 гыйнварда, илебездә Россиянең Хәрби дан көне — Ленинград блокадасын бетерү көне билгеләп үтелә.

Педагог холокостны искә алу көненең әһәмиятен ассызыклады, кичергән газаплар турында хәтерне сакларга һәм киләчәктә кешелеккә каршы мондый җинаятьләрне булдырмаска тырышырга кирәклеген искәртте. 

  25 гыйнвар көнне Баулы шәһәрендә картинг буенча Көнчыгыш районнарның 10нчы ачык республика ярышлары узды.

Районның авыл җирлекләрендә узган елга йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча халык җыеннары башланды.

Казанда татар мәдәнияте легендасы – композитор, җырчы һәм актриса Сара Садыковага багышланган яңа скульптур композиция урнаштыруга әзерләнәләр. 2026 елның ноябрендә музыка җәмәгатьчелеге аның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International