ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2026 ел
сишәмбе

 4 апрельдә Балалар иҗат йорты үзенең 70 юбилеен билгеләп үтә!

Күпме лениногорскилы монда үз юлын башлаган! Ә хәзер инде бирегә  балаларын, хәтта оныкларын да алып киләләр.

Туган көн хөрмәтенә барыгызны да зур бәйрәмгә чакырабыз. Килегез, мөһим датаны бергә билгеләп үтик.

«Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында «Педагогик синергия: сәләтле балаларның табигый фән грамоталылыгын булдыруда Минск шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы тәҗрибәсе белән уртаклашу» методик семинары башланды. Чара тирәнтен профессиональ диалог һәм уңышлы педагогик тәҗрибәләрне трансляцияләү мәйданчыгы булырга тиеш.

31 мартта «Балаларда көч» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы булды.

Тэги: Маргарита Максимова Адель Загретдинов

2026 елның 24 мартында төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән томан көтелә.

2026 елның 1 апреленә һава торышы фаразы

Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..-2, урыны белән -5. Көндез максималь температура +13..+15, урыны белән +18. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык.

Бүген Халыкара кошлар көне уңаеннан безнең балалар бакчасында тематик чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты – туган ягыбызның кошлары турында балаларның белемнәрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Бәйрәм барышында балалар кошлар турындагы сорауларга җавап биреп, презентация карап, кызыклы мәгълүмат белән таныштылар, кошлар сайравын тыңладылар, аларны тавышлары буенча аерырга өйрәнделәр. Шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Кошларга багышланган әлеге бәйрәм балалар өчен бик файдалы да, кызыклы да булды. Экологияне саклауда кошларның зур эш башкаруларын, аларның үзләренең дә табигатьнең бер өлеше икәнен онытмасак, канатлы дусларыбызны сакласак иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International