2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.
Консультация-2026 елның 28 гыйнварында 18 сәгатьтән 29 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.
Йорт этләрен теркәү кагыйдәләре турында
28.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
Бүген Янурыс авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Җыелышта Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы, полициянең участок уполномоченные Лаззат Таһир улы Хәсәнов, участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.Алар 2025 елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында таныштырдылар.
Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Янурыс мәдәният йорты фойесында ярминкә, күргәзмә,чәй өстәлләре оештырылды.
28.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
Идел-Кама идарәсе инспекторлары Әлки районының Базарлы Матак авылындагы “Ромашка” балалар бакчасында булдылар. ТР Экология министрлыгы белгечләре “Табигатьне бергәләп саклыйк” дигән темага мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр. Балалар елның теләсә кайсы вакытында табигатьне ничек сакларга икәнен белделәр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе 29 гыйнварда юлларда юеш кар, көчле җил, буран көтелә, бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә.
Бозлавык вакытында:
Шимбә көнне, 31 гыйнварда, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак. Мондый көннәр даими рәвештә оештырыла — айның һәр соңгы шимбәсендә.
28.01.2026 елга ашыгыч кисәтү