ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең 2025 елда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм гражданнар оборонасы бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2026 елга бурычлар турындагы киңәйтелгән уртак утырышында катнашты.

2026 елның 29 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

 көчле кар, юеш кар; 

- көчле җил тизлеге 15-18 м/с;

 күрү мөмкинлеге 500-1000 м га кадәр һәм аннан да азрак начарая барган буран;

 бозлавык;

- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.

Татарстанда 2026 елның 14 февралендә «Россия чаңгы юлы – 2026» XLIV ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы һәм «Татарстан чаңгы юлы – 2026»республика массакүләм ярышлары узачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәсе Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Дәүләт хезмәтләрен алу җиңеләйде - хәзер аларны алыр өчен башка аерым порталга күчәргә кирәкми. Мәктәп чатларыннан алып күпфункцияле үзәк (МФЦ) сервисларына кадәр бөтен нәрсә МАХта.

 

Бүген Олы Нөркәй авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Нөркәй" агрофирмасы " ҖЧҖ вәкиле Шәйхеразиев Хәлил Шәйхелислам улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Сабитов Әсхәт Нәҗхәт улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. «Нөркәй» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар Шәйхеразиев Хәлил Шәйхелислам улы. Участок уполномоченные полициисафин Рәмис Расих улының бер ел эчендә башкарылган эшләре һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүматлары тыңланды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Метрополитен һәркем өчен: Казан метросы аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлылыкны ни рәвешле тәэмин итә

Тукай районы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны теркәгәннәр.

Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә капиталь ремонт ясала.

Гомуми мәйданы 6885 кв. м булган мәгариф учреждениесе бинасы Гагарин урамында урнашкан. Комплекслы капиталь ремонттан тыш, биредә территорияне төзекләндерү, яңа җиһазлар кайтару һәм урнаштыру планлаштырылган.

27 гыйнвар Байраш авыл мәдәният йортында балалар ышаныч телефонын популярлаштыру кысаларында «Иң мөһиме турында сөйләшик» дигән тематик сәгать узды.

Бүген Саклаубаш авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Туган як" агрофирмасы ҖЧҖ вәкиле Җиһангиров Раил Наил улы,Сарман муниципаль районының участок уполномоченные, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Габидуллина Лилия Мансур кызы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. «Туган як» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады Җиһангиров Раил Наил улы.Полициянең участок уполномоченные, ел дәвамында башкарылган эшләр һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүмат тыңланды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International