Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов, Һади Атласи исемендәге татар мәдәниятенә ярдәм итү һәм үстерү иҗтимагый фонды директоры Алсу Мөхәммәтдинова катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшендә фәнни оешмалар һәм «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ вәкилләре катнашты.
2026 елның 27, 28 гыйнварында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында "Ресторан сервисы" "Пешекче эше", "Кондитер эше", "Кием һәм аксессуарлар дизайнеры ", "Медицина хезмәткәре", "Флорист", "Сити фермерство" компетенцияләре буенча конкурс сынаулары узды. Балалар төрле һөнәрләр буенча үзләренең сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Чара барышында" Беренчеләр " командасы балаларга ярдәм күрсәтте.
2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие алды. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга 26 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.
Шәһәрдә юллар һәм тротуарлар белән бергә юл инфраструктурасын киң колачлы яңарту дәвам итә. Аерым акцент – транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы.
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.
Анда катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.
Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай, әмма 12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.
Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.
8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык түләгәндә, пособие иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә.
5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%- 6-12 ай түләгән очракта.
5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.
"Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.
Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.
Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була .
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
Татарстан Республикасы Республика маркетинг үзәге администраторы булган "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ 2026 елның 29 гыйнварында "ТРДЗА" АҖ генераль директоры Яков Вениаминович Геллер катнашында вебинар уздыру турында хәбәр итә. Вебинарның темасы: "Татарстан Республикасыннан читтә ТР КУБ продукциясен сату өчен РМЦ инструментлары".
Саба муниципаль районы эшкуарларын да катнашырга чакырабыз. Катнашу өчен сылтама: https://my.mts-link.ru/j/agzrt/26rmc
2026 елның 26-27 гыйнварында бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары арасында итальян теле буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы уздырылды.
Татарстанда 28 гыйнварда, «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы кысаларында «Пилотсыз авиация системаларына каршы тору» компетенциясе буенча ярышларның практик өлеше старт алды. Чара Мирный бистәсендәге «Динамо» спорт үзәге базасында уза.