ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле күп балалы гаиләләр!

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.06.2024 № 1725-р күрсәтмәсе белән Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган таныклыкның бердәм үрнәге расланды.

26 гыйнвар көнне Бидәңге  төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Ленинград камалышын” тулысынча азат итүнең 82 еллыгына багышланган чаралар узды.

 

 

26 январь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муницпиаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең төбәк үзәгендә 2 нче урта мәктәп укучылары өчен экскурсия узды. Экскурсия вакытында атаклы А.С. Пушкин нәселенең тарихы турында сөйләделәр, А. С. Пушкинның Бөтенроссия музее (Санкт-Петербург) фондларыннан «Пушкин дөньясы» цифрлаштырылган картиналар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

"Яшьләр һәм балалар" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, "Иң яхшы балаларга" подпроекта 23-27 гыйнварда Казан шәһәрендә рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.

 

 

27 гыйнварда Кильдюш урта мәктәбендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә һәм Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды.

 

        2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

         Анда  катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.

         Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә  булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә  ай, әмма  12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.

          Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән  соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.

        8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык  түләгәндә, пособие  иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә.

        5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%-  6-12 ай түләгән очракта.

       5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.

        

 

         "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

          Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.

        Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . 

      Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

 

 

 

 

Алексей Талаев белән очрашу: батырлык дәресе һәм рух көче!

2026 елның 28 гыйнварында 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбендә яшьләрнең хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән гомумрәсәй җыелышы булды. Очрашуның темасы актуаль һәм кискен яңгырады:»хокукка каршы гамәлләр кылуның хокукый нәтиҗәләре".

Алабуга үзәк хастаханәсе өлкәннәр поликлиникасының гомуми тәҗрибә табибы Зөлфия Миникаева пациентлар өчен йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау темасына әңгәмә үткәрде. Бу турында Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International