Бүген Марат Наил улы Садыйков вафат булуга өч ел тулды.
«Пойдем с нами» автоном коммерцияле булмаган оешма 2026 елның 1 февраленнән 10 апреленә кадәр яшь хәбәрчеләрнең "ЮНКОР-2026" VII ачык онлайн-конкурсын үткәрә. Проект 2020 елдан гамәлгә ашырыла һәм Россия төбәкләре һәм якын чит илләрдән балалар һәм яшьләрне берләштерә.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева оештырган «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубында катнашучылар очрашуы үз-үзеңне танып белүгә һәм гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре кору өчен кирәкле шәхес сыйфатларын үстерүгә омтылыш булдыруга юнәлдерелгән иде.
«Сударушка» һәм «Мизгел» ансамбльләрендә тәрбияләнүче кызлар «Сандугач сайрар иле» XXIX төбәк фестивалендә бик шәп чыгыш ясадылар.
Урыссу авыл җирлеге җыенында катлаулы 2025 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, көнүзәк проблемалар каралды һәм алга таба үсеш юллары билгеләнде.
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны илнең күпмилләтлелеге һәм төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыру дәресе узды.
2025 ел йомгаклары буенча Татарстан муниципаль регистрга кертелгән норматив хокукый актлар саны буенча Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап кала. Бу нәтиҗәгә ирешүдә документларны регистрга кертү процессын уңышлы цифрлаштыру сизелерлек роль уйнады.
Махсус хәрби операция ветераннарына һәм анда катнашучыларга ярдәм автомат рәвештә күрсәтелми. Социаль гарантияләр алу өчен үз статусыңны тиешле документлар белән расларга кирәк.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Юстиция министрлыгы республикада яшәүчеләрне агымдагы чорда сулыклардагы боз өстенә керү куркыныч булуы турында кисәтә.