Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән"Күңел ачуларга салкын комачауламый" дип аталган уен чарасы уздырдылар.Чараның төп максаты: балалар өчен бәйрәм атмосферасы булдыру, төрле яшьтәге балаларны уен эшчәнлегенә җәлеп итү иде.Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 командага бүленде. Беренче команда - "Кар бөртекләре”, икенчесе – “Кар бабайлар".Эстафета төрле этаплардан торды: “ Кричалки”,” Змейка”, Итек белән йөгерү” , “Оленьи упряжки” ,"Боулинг”,”Кемдә кар күбрәк", “Эзләреңне себер”,кышкы темага табышмаклар чишү.Балалар эстафетада актив катнаштылар.Эстафетаны үткәрүдә ярыш мизгелләре булуга карамастан, чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.
Лаеш техник-икътисадый техникумында имтихан булды
МБББУ «Рябинушка» да республика проекты кысаларында «Тукайның тылсымлы юллары» әдәби сәгате узды «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе».
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 29 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 30 гыйнвар
Әлмәт районара торак инспекциясе газ җиһазларын үз белдеге белән урнаштырган өчен милекчеләргә штраф салган.
2026 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Р. К. Әхмәтшин катнашында «2025 елда архив хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга үсеш перспективалары» коллегиясе утырышы булды.
Хисап доклады белән дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Г.З. чыгыш ясады.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.
Алабуганың 1нче гимназия – милли мәгариф үзәге укучылары ветеран‑лектрлар белән очрашты. Чара укучыларны патриотик тәрбияләү программасы кысаларында оештырылды. Яшьләрнең тарихи хәтерне саклаучылар - узган елларның төп вакыйгаларын шәхсән үзләре кичергән һәм тойган ветераннар белән җанлы аралашуы – төп бурыч булды.
29 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Буа дәүләт драма театрының «Буйдаклар» спектакле күрсәтелде. Бу спектакль җирле халыкның һәм театр сәнгатеннән ләззәт алырга килгән кунакларның игътибарын җәлеп итте. Төбәкнең традицион сюжетларына һәм мәдәни үзенчәлекләренә нигезләнгән спектакль актуаль социаль темаларны чагылдырган заманча театрның якты үрнәгенә әверелде.
Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Казанның җиде уку йортыннан 140тан артык укучыны берләштергән «Кешегә кеше кирәк» һөнәри юнәлеш бирү сессиясе узды. Чара «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында узды.
Алексеевск аграр көллиятендә имтиханнар узды