ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

29-30 гыйнварда Алабуга шәһәрендә Россиянең атказанган тренерлары М.М. Сәхәбетдинов һәм А.Ш. Шәйхетдинов истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Быел Лениногорскта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды»республика программасы буенча 19 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Кама Тамагы районы территориясендә "Буран" планын гамәлгә кертү

27 гыйнварда Яр Чаллының «Притяжение» 57 нче гимназиясендә «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыруга багышланган  республика семинары узды.

30 январь көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичәсе үткәрделәр. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2026 елның 11 февраленнән 13 февраленә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Казан Агро – 2026» АСК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак, анда бөтен Россиядән 300дән артык компания һәм 12 500 АСК белгече катнашачак, күргәзмә экспозициясенең гомуми мәйданы 35 000 кв.метрдан артып китәчәк. Чарага эшлекле программа кертеләчәк, аның кысаларында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар каралган, шулай ук авыл территорияләрен үстерүгә багышланган «Агротуризм» бүлеге тәкъдим ителәчәк.

Икътисадый үсеш министрлыгы 2026 елда моношәһәрләрдә һәм янәшәдәге махсус икътисадый зоналардагы кече һәм урта бизнес өчен ведомство һәм Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең уртак ташламалы программасы кысаларында ташламалы займнарга 1 млрд сумга якын чаралар юнәлтәчәк. Программа 2025 елның декабрендә башланып китте һәм 24 моношәһәрдә, 28 МИЗ һәм ике күмер моношәһәрендәге бизнеска ташламалы ярдәм күрсәтүне (займнар һәм банк гарантияләре) күздә тота. Әлеге мәгълүматларны министрлыкның матбугат хезмәте китерә.

Бүген мөһим дата – 2 февраль - Сталинград сугышында (1943 ел) совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе көне билгеләп үтелә. Татарстанлыларны, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Дүшәмбе, 2 февральдә, Казан гомуми белем бирү мәктәпләре дистанцион һәм электрон форматта эшләвен дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International