Татэнергосбыт
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2026 елның 1 февраленнән кайбер социаль һәм иминият түләүләренең күләмен арттырды. Бу, ел башыннан социаль ярдәмнең күп кенә чаралары бәйле булган яшәү минимумы үзгәрү сәбәпле, пенсияләрнең гыйнвар индексациясеннән соң арттыруларның икенче дулкыны. РФ Хөкүмәте карары проекты нигезендә арту күләме 1 февральдән 5,6% тәшкил итте.
4, 7 һәм 11 февральдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Нәҗиб Җиһанов исемендәге XI юбилей «Мирас» татар музыкасы фестиваленең концертлары узачак. Унбер ел дәвамында тыңлаучыларны Татарстанның мәдәни мирасына якынайтучы бу проект Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Маэстро Александр Сладковский тарабынан булдырылды. Фестиваль милли музыка традицияләрен саклау һәм популярлаштыру өчен мөһим мәйданчыкка әверелеп, татар музыкасын тирәнрәк аңларга һәм аның мәдәни үзенчәлегенә катнашлык хисе ныгытуга ярдәм итә.
Татарстанның Саба муниципаль районында үзйөрешле машиналарны техник карау
Сезгә шалтыратып, үзен ТАТЭНЕРГОСБЫТ хезмәткәре дип таныштырырга һәм урам счетчикларын алыштырырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт буенча инструктор Мария Клещева белән социаль хезмәт алучылар кошларга җимлекләр ясадылар. Бер-берсенә ябыштырылган агач таякчыклардан каурыйлылар өчен ашханә-йортларны учреждениенең эчке территориясендә элеп куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аңа яңа вазыйфасында уңышлы эшчәнлек теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуров белән очрашты.
Төбәктә биатлонны үстерү перспективалары, гомумән спортка ярдәм итү кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
2 февральдә мәктәп коллективы Байраш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Сталинград-безнең горур дан!", Сталинград бида совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган чара үткәрделәр