ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 00: 40 сәгатьтә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Фаразлау һәм бюджет планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Спиридонова Анастасия Геннадьевна вафат булды.

Сезнең игътибарыгызга нинди мәгълүматны, шул исәптән фото һәм видеоматериалларны, бастырып чыгару тыелуы турында аңлатып үтәбез:

4 февральдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Н.В. Гоголь йорты – мемориаль музей һәм фәнни китапханә» (Мәскәү шәһәре) җыентыгыннан «Рус тормышы очерклары: Гоголь иллюстрацияләрдә» күргәзмәсе ачылды.

Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү очрагы янаганда нишләргә?

2026 елның 11 февраленнән 13 февраленә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Казан Агро – 2026» АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак, анда бөтен Россиядән 300дән артык компания һәм 12 500 агросәнәгать комплексы белгече катнашачак, күргәзмә экспозициясенең гомуми мәйданы 35 000 кв. метрдан артып китәчәк.

Узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 437 чакыру кабул иткән, шуларның 72се-балаларга. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк авылы волонтерлары МХО зонасындагы егетләр өчен даими рәвештә  хәйрия ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Алар өй токмачы кисәләр, чәкчәк ясыйлар, маскировка ятьмәләре үрәләр. Бу гамәлләргә рәхмәт йөзеннән, һәлак булган МХО катнашучысы Шириев Илназ гаиләсе үз авылы волонтерларына Казанга культпоход оештырып, җавап кайтарган. Алар К.Тинчурин исемендәге театрда "Кияү урлау" спектаклен карарга бардылар. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

        Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси лицевой счётларның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә. СНИЛС рәсмиләштерү өчен ата-аналарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

2 – 8 февраль – Онкологик авыруларны профилактикалау атнасы (4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан).

Рәсәйнең Торак кодексы идарәче компанияләр җитәкчеләренең өстәл китабы булырга тиеш. Аерым алганда, 161 маддәнең 1 өлеше, анда язылган: “Күпфатирлы йорт белән идарә итү гражданнарның имин яшәү шартларын, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне тиешенчә карап тотуны, күрсәтелгән мөлкәттән файдалану мәсьәләләрен хәл итүне, шулай ук мондый йортта яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International