ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

«Ашыгыч чакырулар хезмәте – 112» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе дежур сменаларының ашыгыч чакыруларын кабул итү һәм эшкәртү белгечләре көн саен ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдән берничә мең мөрәҗәгать кабул итә. Еш кына кризис ситуацияләре борчылу хисе уята, әйтерсең лә ул көтмәгәндә килеп чыга. 

Карашай- Саклау балалар бакчасында чын табигать сөюче балалар,алар кошлар турында кайгырталар. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлар - табигать сакчылары. Кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр. Шуның өчен без кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга тиешбез.

Бүген Мичурин (480 кеше) һәм Иске Куак (700 кеше) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар узды.

20 гыйнварда Татарстан Республикасы Рәисенең «Игелекле Татарстан» волонтерлыкны үстерүгә керткән өлеш өчен Республика Рәисе премиясен гамәлгә кую турындагы Указы чыкты. Ул ихтыярыйларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатларында үткәреләчәк.

Лениногорскиның «Нефтяник» Боз сараенда хоккей буенча «Шугалак» V турнир узды.  Турнирда балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Чара «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектының «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында узды.

УЦН 2.0 федераль программасы кысаларында. Юлтимер авылында һәм Мичурин исемендәге поселокта яңа база станцияләре урнаштырылды, анда әлеге торак пунктларның 470 кешесе сыйфатлы мобиль элемтә һәм интернеттан файдалана башлады.

Ленинград блокадасын өзү көненә 21 январьда  Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр” дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Алар балаларга Ленинград чолганышында калган кешеләрнең авыр язмышы, сынаулар турында сөйләделәр. Ленинградтагы икмәк нормасы балаларга бик нык тәэсир итте. Катнашучылар “Томыш юлы” турында да белделәр. Шулай ук Таня Савичевага багышланган күргәзмә белән таныштылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Гаризалар кабул итү вакыты: 2026 елның 31 гыйнварына кадәр, 23:00 сәгатькәчә

21январь көнне Эзмә авыл мәдәният йортында "Игенче"авыл хуҗалыгы предприятиесенең 2025 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы да катнашты. Киңәшмәдән соң авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә популяр артистлар Ильназ Бах , Гузель Идрисовалар зур концерт куйдылар.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

Казанның «Цитадель» хәрби-тарихи клубы барлык теләк белдерүчеләрне «Путешествие во времени: загадки Волжского пути» («Вакыт буенча сәяхәт: Идел юлының серләре») тарихи онлайн-квизына чакыра.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International