ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр.
Курсабаш мәдәният йортында "Чыршы янында Яңа ел"дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде.Ярышларда һәм конкурсларда катнашкан Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары белән нәкъ менә шундый очрашу бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер бирде һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Уеннар, конкурслар, биюләр яңа ел программасында катнашучылар һәм тамашачылар күңеленә хуш килде! Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны әкияти тылсым дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмнең кульминацион ноктасы ике метрлы куян булды, ул балаларга матур хис-кичерешләр һәм күңелле кәеф бүләк итте. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш бабайдан татлы күчтәнәчләр алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сулә авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "Кыш бабайдан сюрпризлар"дигән яңа ел үткәрделәр.Яңа ел-әкият бәйрәме, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр.Без балаларга әкияти тамаша әзерләдек, анда хайваннар Яңа ел эзли иде. Аннары балаларга Кыш бабай, Кар Кызы һәм чыршы килде. Чын күңел ачу башланды. Әйлән-бәйлән йөрделәр, уйнадылар, ярыштылар. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм һәркемгә, балаларга да, ата-аналарга да ошады. Барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан татлы призлар алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында нефтьнең авария хәлендәге түгүләре вакытында гамәлләрне эшкәртүгә юнәлдерелгән комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары керде.

Түбән Утар авылы клубында балалар өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәмчә Маҗара атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай килү белән чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау. Китапханәче "Әдәби алан"проектында катнашучы балаларны котлады һәм бүләкләр тапшырды Бәйрәм эмоциональ, күңелле һәм дәртле узды. Тамашачылар Яңа ел тамашасын спонсор ООО "Игенче” бүлекчәсе җитәкчесе  Зарипов А.З.,  оештыручыларга һәм катнашучыларга, шатлыклары һәм кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Хөрмәтле лениногорскилылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен iOS һәм Android смартфоннарында "Халык инспекторы" мобиль кушымтасы бар.

Республика Рәисе шәхсән үзе сәләтле балаларны һәм гакыллы педагогларны зур уңышлары белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтләре, «Архипелаг» пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты. Очрашу Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.

Пәнҗешәмбе көнне, 15 гыйнварда, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International