Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы уникаль спорт вакыйгасы — «Саба чаңгы 2026» Төнге чаңгы узышлары турында игълан итә. Барлык чангы спортын яратучыларны Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан Сабинка яр буена чакырабыз.
"Гаҗәеп иҗат дөньясы" XXIV халыкара талантлар конкурсы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова кулланучылар хокукларын яклау буенча Бөтенроссия олимпиадасының өченче этабын уңышлы узган мәктәп укучысы Милана Нуруллинаны тантаналы рәвештә котлады. Яшь катнашучыга ведомствоның фирма символикасы төшерелгән символик сувенирлар тапшырылды һәм яңа казанышлар теләде.
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе 1 015 855 пенсионерга кагылды.
Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде.
"Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия, барлык арттыруларны исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
Казанда «Донорлар атнасы» республика акциясе узачак, республика студентлары мохтаҗларга түләүсез нигездә кан тапшыра алачак.
Мэгариф
Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган экспертларның вәкаләтләрен билгеләүгә дәгъва кылучылар өчен семинар уздырылды.
Әлки муниципаль районында «Кар машинасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде