7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
"Раз в Крещенский вечерок..."Чуаш Борнае мәдәният йортында узды
Республиканың 14 муниципалитетында гына идарәче оешмалар тулы күләмдә гомуми милекне карап тоту өчен исәпләүләр башкарганнар: Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Баулы, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнары.
Федераль салым хезмәте билгеләнгән тәртиптә юридик затларның Бердәм дәүләт реестрын (ЕГРЮЛ), шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрын (ЕГРИП) алып бара, аларда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең ОКВЭД кодлары турында мәгълүматлар бар.
15 гыйнварда, кышлаучы кошлар көнендә, Нармонка мәктәбенең яшь табигать сакчылары бик мөһим һәм игелекле эш башкардылар!
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе 1 015 855 пенсионерга кагылды.
Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде.
"Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия, барлык арттыруларны исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
15 гыйнварда, Россиядә Бөтенроссия экология бәйрәме – кышлаучы кошлар көне билгеләп үтелә. Россия экология календаренә кертелгән бу көн кышкы кырыс чорда каурыйлы күршеләребез турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерергә тиеш.
"Тукайны бергә укыйбыз"
И.Иванов исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре. С. М. Лисенкова патриотик чара үткәрде
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.