2026 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
төнлә һәм иртән томан;
төнлә дә, көндез дә бозлавык; юлларда көчле бозлавык.
Безнең мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары кышкы каникулларын күңелле үткәрәләр! Алар таудан шуу һәм кар атышу өчен сыйныфташлары белән очрашалар, Сарманның үзәк паркында Кыш Бабай резиденциясендә булалар. Шулай ук алар әти-әниләре белән күрше шәһәрләргә бәйрәм чыршыларына сокланып йөриләр!
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
09.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
8 январь көнне «Асылташ» бию коллективы саф һавада уеннар уйнарга килде. Кыш-елның искиткеч вакыты. Салкын һавадан ләззәтләнергә, карда аунарга, уйнарга мөмкин. Балалар бик рәхәтләнеп йөгерделәр, уйнадылар!
Саф һавада уеннарда катнашу бик күп уңай хис-кичерешләр һәм күңел күтәренкелеге тудырды.
Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Харуллина Суфия апага 95 яшь. Аны котлап социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Лилия Нургаяновна һәм Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. килделәр.
Хайруллина Суфия Вәли кызы 1931 елның 08 гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында дөньяга килә. Суфия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1958 елда Югары Шытсу авылы егете Харис абыйга кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен-Суфия апа, кайнана- кайната белән бик тату гомер итә. Аларның фатихасын алып соңгы юлга озата. Харис абый белән алар бик тәртипле 2 кыз устергәннәр. Суфия апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аннары Югары Шытсу авылы клубында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эш стажы 40 ел. Кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми Суфия апаны 56 ел бергә гомер иткән газиз ирен, кызын, оныгын югалту ачысын кичерә. Суфия апаның бүгенге көндә 3 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул Югары Шытсу авылында кызы Хәния кияве Рүзәл тәрбиясендә гомер итә. Эш сөючән Суфия апа тик утыра белми, хәзер дә кул эшләре белән шөгелләнә:носки, бияләй бәйли; сарык йонын тетә, җегерли. Киң күнелле, ярдәмчел Суфия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Сез монда җитештерүчеләрдән үзләре җитештергән продукция сатып ала аласыз:
7 нче гыйнварда МБГББУ «Җәлил гимназиясе» педагоглары ирекле халык дружинасы (ДНД) дежурлыгына чыгып, халык патрулендә катнаштылар.