4 гыйнвар Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары: уен, күңел ачу программалары, ял кичәләре, спорт ярышлары һәм «Ура, кышкы каникуллар!» иҗади мастер-класслары үткәрелде.
Ел саен, гыйнвар башында барлык китапханәләрдә дә укучыларны яңадан теркәү башлана, аларны яңа елның беренче көннәрендә китапханәчеләр һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр.
Уңайсыз һава шартлары сәбәпле, Татарстанда «Буран» планы игълан ителде. Республика трассаларында йөк транспорты хәрәкәте тыела.
3 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Могҗизалар вакыты” дигән балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Яңа ел белән авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. да котлады. Ә Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, әйлән – бәйлән ясадылар, “Теләкләр шары”, “Яңа ел флешмобы”, “Йолдызчык” һәм башка уеннар уйнадылар. Әти-әниләр дә читтә калмады. Чара барышында “Әдәби алан” проектында катнашучы балалар да бүләкләнде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның балалары да аерым котланды. Бәйрәмнән һәркем канәгать калып, бүләкләр һәм шәп кәеф белән таралышты.
Болытлы. Кар, көндез бераз. Төнлә һәм иртән урыны белән буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м, төнлә һәм иртән урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚. Көндез максималь температура -2..-5˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре сакланачак.
Хәрәкәтнең вакытлыча чикләүләрен бетерү турында
2026 елның 5 гыйнварына һава торышы фаразы
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтү
Россия Иҗтимагый палатасының Татарстаннан әгъзасы Ольга Павлова Луганск Халык Республикасыннан ике баланың Яңа ел теләкләрен үтәде. Кызларның берсе Луганскның үзендә яши, икенчесе – Петровка шәһәр тибындагы бистәсендә.
Яңа ел алдыннан Колбай-Мораса авылы үзенә бертөрле яктылык – гаилә җылысы, иҗат һәм сүнмәс бәйрәм рухы белән балкыды