Кышкы каникулның соңгы көннәрендә Урта Кәшер авыл клубы балалар өчен "Без кышка шат"дигән уен программалары оештырды.
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2026 елның 11 гыйнварында 18 сәгатьтән 12 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр
10 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре традиция буенча үткәрелә торган “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсен уздырдылар. Ул кичәгә 2026нчы елда 50 яшьләрен тутырачак үзләрен туган авылларына багышлаган авылдашларыбыз чакырулы иде. Чара “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х., мәдәният хезмәткәрләренең котлау сүзләре һәм җырлары белән башланып китте, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. ның аудиокотлавы тыңланды. Алга таба кичә “Кунак Бит Шоу” тапшыруы кысаларында барды. Һәр катнашучы башта киләчәккә һәм үткәнгә юл сайлады. Киләчәккә сайлаучыга - кофе, үткәнгә сайлаучыга чәй тәкъдим ителде. Шоу 4 турдан торды. 1 тур - “Мәктәп сораулары”. Сораулар логикага бирелде. Юбилярлар татар халык җырын акапелла җырладылар. Икенче турда алар үзләре турында сөйләделәр. Өченче тур “Ат– сорау” дип аталды. Стенага “атлар” эленде, алар артына сүзләр язылды. Шул сүзләр буенча үзләренең тормышына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Дүртенче котлау турында юбилярларга туганнары, дуслары, якыннары җырлар, шигырьләр, җылы теләкләр бүләк иттеләр. Тематик кичә бик позитив, иҗади, җанлы үтте.
2026 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
төнлә томан;
- көндез көчле кар; күз күреме 1-2 км га кадәр начарая барган буран; кар көртләре.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
12.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
12.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация-2026 елның 11 гыйнварында 18 сәгатьтән 12 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.