18 гыйнварда 12:30 сәгатьтә беренче очрашу оештырыла, анда махсус кунак булып эшмәкәр һәм психолог Райнур Газизов булачак. Мотивацион очрашу форматында ул тәҗрибә уртаклашачак, практик киңәшләр бирәчәк һәм катнашучыларны яңа казанышларга рухландырачак.
MAX милли мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» боты эшли. Аның ярдәмендә дәүләт хезмәтләрен дистанцион рәвештә, чиратларсыз һәм учреждениеләргә бармыйча да алырга мөмкин.
Үзәк шугалакта 2026 ел сезонында яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал матчлары ике көн дәвам итте.
Ютазы районының мәктәпкәчә учреждениеләр эше буенча тәҗрибәсен бөтен Россия буенча кертергә мөмкин.
Китапханә җитәкчесе Эльвира Камалиева балаларга Зина Портнованың тормыш һәм батырлык тарихы турында сөйләде.
Бәйрәкәдә #Татарстандакыш проекты кысаларында саф һавада актив уеннар узды.
Подгорный авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Террорсыз дөнья» дигән мөһим мәгърифәтчелек акциясе оештырдылар.
17 гыйнвар көнне, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дендрология бакчасына килүчеләр өчен "Ябалак янында кунакта"дигән театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Әкият геройлары кунаклар өчен төрле уеннар әзерләгән иде. Олылар рәхәтләнеп уйнап, үзләрен балачакларына кайткан кебек хис иттеләр. Кунаклар арасында туган көн иясе дә бар иде. Бергәләп аны җырлый-җырлый туган көн белән котладылар!
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне оештыру өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Искәртәбез, ул торак йортларда көнкүреш газ җайланмазларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә кагылышлы йөкләмәләр бирде. Гыйнварның беренче ике атнасында республикада янгыннар һәм ис тиюгә бәйле һәлакәтләр теркәлгән. Фаҗигаләр күп фатирлы йортларда да, шәхси секторда да була.