ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2026 ел
шимбә
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә Православ христианнары бөек бәйрәмнәрнең берсен – Качману бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.

«Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проектының иң мөһим бурычларыннан берсе булып юл хәрәкәте иминлеген арттыру хезмәт итә. Илкүләм проект ярдәмендә юлларда җәяүлеләр кичүләрен төзекләндерәләр, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштыралар.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде. Йөкләмәләрнең төп өлеше йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә кагыла.

Татарстанда 5 илкүләм проект һәм 3 дәүләт программасы кысаларында 17 млрд сумлык 172 төзелеш һәм ремонт объектын гамәлгә ашыру планлаштырылган.бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.

Чара «Гаилә» милли проекты һәм «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында үткәреләчәк. Ютазы муниципаль районының үзәк балалар китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Россия Дәүләт китапханәсе химаясендә гамәлгә ашырыла торган «Гений места» проектына рәсми рәвештә кертелде.

15 гыйнварда район мәдәният йортының хореография залында хореография буенча мастер-класс яшьләр өчен иң якты вакыйгаларның берсе булды. Бу чара «Пушкин картасы» программасы кысаларында оештырылды. «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле балетмейстеры Минзилә Мәүзир кызы Абдурахманова бөтен дәрескә тон биреп, катнашучылар өчен разминка үткәрде.

15-16 гыйнвар көннәрендә Бөгелмәдә Россиянең атказанган тренеры Р.М. Садыйков хөрмәтенә яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча төбәкара турнир узды: анда 8 төбәк, 250 кеше катнашты.

Дәүләт хезмәтләре йортының мобиль кушымтасында милекчеләрнең гомуми җыелышларында онлайн ничек тавыш бирергә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International