Казанда мәктәп укучылары арасында испан теле буенча интеллектуаль ярышларга йомгак ясадылар. 13-16 нчы гыйнвар көннәрендә 7-11 нче сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм 7-11 нче сыйныф укучылары өчен испан теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте.
18 январь көнне Эзмә мәдәният йортында балалар өчен «Әкиятләр дөньясына чум» исемле күңелле уен программасы үтте. Чара башында балалар кызыклы биремнәр белән карточкалар алдылар, аннары командаларга бүленделәр һәм төрле этаплы эстафеталарда катнаштылар. Күңелле уеннар балага физик үсеш, иҗат һәм эмоциональ халәт кебек төрле өлкәләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Уртак уеннар-балалар өчен дуслык мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый уеннар барышында алар юл куярга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм уртак шатлыкны уртаклашырга өйрәнәләр
18 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дигән мәгълүмат сәгате үтте. Катнашучылар республика, район, авыл халкының сугышчан батырлыгы, тыл хезмәтчәннәре, Россия геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында тыңладылар. Шулай ук “патриотлык”, “гражданлык”, “батырлык”, “намус”, “бурыч” төшенчәләре турында фикер алышынды.
Православие динендәге райондашларны чын күңелдән Качману бәйрәме белән котлыйм!
Бүгенге изге көн дөньяларга тынычлык, йорәкләргә чисталык, рухыбызга ныклык, тәнебәзгә саулык, эш-гамәлләребезгә дөреслек алып килсен, имин көннәр сезгә телим.
Александр Большунов скиатлонда җиңү яулады, Сергей Ардашев Россия Кубогының ФосАгро VI этабында классик стиль белән спринтта икенче булды.
18 гыйнварда «Ак барс» Көрәш сараенда быел ирешкән уңышлары аеруча танылуга лаек иң яхшы спортчылар җыелды. Ел саен үткәрелә торган «Манзара» премиясе спортның төрле төрләрендә күренекле нәтиҗәләрне билгеләп үтә.
Кыш көне көннәр салкын. Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен, шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык – алар өчен җимлекләр ясадык. Без аларга һәр көн саен җимнәр сибәбез, кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз.
2026 елның 19 гыйнварына һава торышы фаразы
Кизләү авылында ел саен уздырыла торган хоккей турниры булды, анда боз аренасына 2010 елда туган һәм аннан кечерәк яшь спортчылар җыелды