ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

19 гыйнварда Түбән Кама районы халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Власенко «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлназ Исакиева белән бергә Рәисә Владимирова яшәгән гаиләдә булдылар.

Татарстанда сирәк очрый торган хайван төрләрен саклау һәм экосистемаларны торгызу эше, хакимият, фән, бизнес һәм җәмәгатьчелек тырышлыкларын берләштереп, сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелде. 

2026 елның 12-17 гыйнварында Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды

Лаборатория 2026 елның 2 нче февраленнән 7 нче февраленә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее (Казан шәһәре) базасында узачак. Беренче ике көн теоретик дәресләргә – «Прожито» проекты спкерлары, Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ), Казан федераль университеты укытучылары лекцияләренә багышланачак. Тагын 4 көн Татарстан Республикасы Милли музее (Казан шәһәре) фондларыннан язма (рус һәм иске татар телләрендә) һәм визуаль чыганаклар белән практик эшкә бирелә.

                7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре социаль партнерлар белән берлектә ел саен үткәрелә торган яшь табигать сакчыларының «Яшел патруль» III республика турнирын оештырды. Чара Россиянең Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган иде.

Һәр ел саен, 19 гыйнварда православие динен тотучылар Раббы суга чуму бәйрәмен билгеләп үтәләр. Ютазы районында Әбсәләм авылы янындагы иске карьер күле бәйрәм чараларының үзәге булды, анда изге суга чумарга теләүчеләр өчен купель җиһазландырылды.

«Таврида» арт-кластеры бөтен ил буенча төбәк амбассадорларын һәм командалар остазларын сайлап алу конкурсына старт игълан итә. Катнашуга төбәкнең мәдәни мохитен үстерергә һәм яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачарга әзер булган Татарстан Республикасының актив һәм иҗади яшьләре чакырыла.

2026 елның 17-18 гыйнвар безнең яшь футболчылар өчен бай һәм нәтиҗәле булды.


 

Салкын көннәр булуга карамастан, Тәтеш районында яшәүче дистәләгән кеше иң хөрмәтле православие бәйрәмнәренең берсендә — Хач мануда катнашу өчен шәһәр буасы янына җыелды. Көннең төп традициясе махсус җиһазландырылган бәкедә күпләп коену булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International