2025 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына күчемсез милек белән алыш-бирешләрне шәхси катнашудан башка башкарып булмау турында 103,5 меңнән артык язма кертелде. Чагыштыру өчен: бер ел элек реестрда мондый язмалар 44, 7 мең иде.
18 январь көнне Үзәк китапханәдә әниләрне берләштерүче хатын-кызлар клубы очрашуы булды. Әлеге җылы һәм күңелле чараны «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, «Әниләр марафоны»проекты авторы Динара Әхмәт оештырды. Очрашу кысаларында катнашучылар белән шәхси эшмәкәр һәм психолог Райнур хәзрәт Газизов аралашты. Ул балалар психологиясе, гаилә мөнәсәбәтләре, шәхес үсеше һәм рухи тәрбия темаларына кагылып, әниләрне борчыган сорауларга җентекләп җавап бирде. Очрашуда катнашучылар Райнур хәзрәткә файдалы киңәшләре һәм ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, очрашу аларны яңа белемнәр һәм карашлар белән баетты, дип билгеләп үттеләр.
2026 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты идарәсе быел беренче утырышын уздырды.
2025 елда Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында юлларны һәм җәмәгать урыннары торышын яхшырту буенча мөһим эшләрне башкару уңышлы тәмамланды
2026 елның 15-18 гыйнварында Татарстан Республикасында «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында чаңгы узышлары буенча Россия ФосАгро Кубогының VI этабы узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 230 дан артык спортчы катнашты.
Әлмәт территориаль органына төзек булмаган кәрәзле телефон сатып алуга шикаять белән сатып алучы мөрәҗәгать иткән. Телефон SIM-карталарны танымый, шалтырату һәм элемтә хезмәтләренә тоташу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Сатучының тикшерүе хокук бозуларны ачыкламаган, гәрчә җайланманың факттагы эше мөмкин булмаса да.
Югары Осланда СВО катнашучысының әнисе Татьяна Николаевна Петрова улы өчен рәхмәт белдерде. 439 нчы штурмлы мотоукчылар полкы командиры полковник Тимур Хөснетдинов исеменнән аңа рәхмәт грамотасын Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Юлия Федотова тапшырды.
Кышкы чорда юлларны вакытында чистарту авыл халкының тормышында зур роль уйный. Шуңа күрә Олы Кибәче авыл җирлегенең җирле әһәмияттәге юлларында кар күп яуганнан һәм бураннан соң Т-150 һәм Кировец тракторлары урамнарны кардан чистарту белән шөгыльләнә. Ә төбәк юлларын Татавтодорнын Саба филиалы техникасы чистарта.
Яңа төзелгән пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзергә карар кылган хәрби хезмәткәрләрне әзерләү өч төп этапта узачак.