Татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан, 2 нче гыйнвар көнне Югары Шытсы авыл китапханәсендә "Такташ - мәхәббәт җырчысы"исемле шигърият сәгате үткәрелде. Чара барышында "Мокамай", "Алсу", "Ак чәчәкләр" шигырьләре һәм поэмалары яңгырады. Балалар шулай ук Фуат Галимуллинның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасыннан аудиоязма тыңладылар. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе, юбилярның күпкырлы мирасын чагылдырып, чарага искиткеч өстәмә ярдәмлек булды. Әлеге шигъри сәгать азагында китапханәче катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Һади Такташның рухи матурлыкка, мәхәббәткә һәм Ватанга тугрылыкка дан җырлаган поэзиясе бүген дә, дистә еллар элек булган кебек, ихлас һәм илһамлы яңгырый.
2 гыйнвар көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район китапханәсе үзәк чыршы янында “Сихри Яңа ел” бәйрәме үткәрде. Сәхнәдә “Иң күп китап укучы – 2025”тәбрикләнеп, Кыш бабай белән Кар кызы аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнең икенче өлешендә “Саба тәрәзәләре”, “Ак барс Банк”, “Россельхозбанк”, “Сбербанк” оешма җитәкчеләре килгән кунакларны бәйрәм белән котлап теләкләрен җиткерделәр. Чыршы янында төрле уен мәйданчыклары оештырылып, күңелле стартлар үткәрелде. Катнашучыларга матур, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар саны 210 кеше.
2026 елның 1 гыйнварына һава торышы фаразы
Яңа ел-ул әкият һәм тылсым вакыты, ул шатлык, күңел ачу, могҗизалар һәм тылсым чоры. Бу бәйрәмне һәрвакыт зур түземсезлек белән бөтен кеше: өлкәннәр дә, балалар да көтә. 2 январь көнне Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Яңа ел фантазияләре» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Һәм кем җиңүе мөһим түгел, чөнки иң мөһиме-балаларның Яңа ел бәйрәмен уңай кабул итүе өчен шартлар тудыру, аларның хыялларына ирек бирү, талантларга ярдәм итү. Чара азагында барлык рәсемнәр авторлары татлы призлар алдылар.
Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән, Керәнне мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел чыршысында кунакта” дигән бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Авылдашларны, кайткан кунакларны Яңа ел белән котлады, музыкаль бүләк тә әзерләгән иде. Чара төрле персонажлар, алып баручылар катнашында музыкаль — театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга чакырды.
2 январь көнне Чабья-Чурчи авыл клубы балалар өчен яңа ел чыршысы үткәрелде . Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Балаларны котларга һәм алар белән бергә күңел ачарга Кар Кызы һәм Кыш Бабай, клоун. тылсымчы һәм Төлке-Патрикеевна килде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр сойлэделэр, Яңа ел чыршысы янында биеделәр һәм әйләнделәр, яңа ел җырлары башкардылар, уеннар, конкурсларда катнаштылар. Яңа ел программасы катнашучыларның һәм тамашачыларның күңеленә хуш килде! Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны экиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Тамаша тәмамлангач, истәлеккә фотография ясалды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Һава шартларының сизелерлек начараюы турында Доклад-консультация
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 3-4 гыйнварында
Нурлат муниципаль районы Советы депутаты, шәһәр Мәдәният сарае директоры Рөстәм Сәлахов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел алды акциясендә катнашты
3 һәм 4 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының сизелерлек рәвештә начараюы көтелә.