ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

МАХ куркынычсызлык үзәге 2025 елгы эшкә йомгак ясады

30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында « Могҗизалы Яңа ел” исемле бәйрәм тамашасы узды. Кунакларны матур итеп бизәлгән залда авыл җирлеге башлыгы Гилева Роза Михайловна, Кыш бабай, Кыш әби котладылар. Кызыклы тамаша , җыр- биюләр белән бик куңелле бәйрәм булды. Бәйрәмннән авыл халкы һәм кунакка кайтучылар күтәренке бәйрәм кәефе алып, киләсе елның иминлек һэм тынычлык алып килүен теләп калдылар.

02 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында Пенза шәһәренең "Фаворит" циркы тамашасы булды. Төрле фокуслары, клоуннары һәм еланнары булган балалар өчен цирк тамашасы кызыклы һәм күңелле булды. Цирк балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иң яраткан жанр булудан туктамаячак. Балалар клоун белән бергә Фокус – тылсымны кабатлап карадылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Әгәр дә сез һавада бензин чапкыч яки бензопиланы хәтерләткән тавыш чыгара торган объектны күрсәгез, кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз.

“Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты: Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүгә тариф чыганакларыннан 1 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән

Туристлык сәфәрләрен оештырганда йогышлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча "кайнар линия"

22 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» үткәрелә.

1 гыйнварда Ике басу Арташ мәдәният йортынында "Эх күңел ачабыз,ничек шома басабыз"дип исемләнгән бәйрәм дискотекасы узды.Фирдүс Тямаевның дәртле җырлары 90 нчы еллар хитларын алыштырды. дискотека барышында призлар уйнатылды, конкурслар узды.Дискотека түләүле нигездә иде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Афиша  

Кар машиналары: дәүләт техник күзәтчелеr органында теркәлүнең ни өчен мөһим икәнен белергә кирәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International